Гомер еллары: 1890 – 1938.

1917–1918 елларда РСФСРның Азык-төлек халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы, Казан губернасының Азык-төлек комитеты рәисе.

1918–1919 елларда РКП(б)ның Казан губерна комитеты һәм губерна башкарма комитеты рәисе.

1920–1921 елларда Башкортстан АССР һәм Төркестан азык-төлек халык комиссары.

1922 елдан Мәскәүдә Г.В.Плеханов исемендәге Халык хуҗалыгы институты ректоры, Мәскәү инженерлык-икътисад институты директоры. Репрессияләнә, үлгәннән соң аклана.