Биографиясе

1950 елның 21 гыйнварында Үзбәкстан ССР Ташкент шәһәрендә туган.

1974 елда Ташкент медецина институтын тәмамлый, шунда ук эшли, 1983 елдан бөернең хроник зәгыйфьлеге лабораториясе мөдире.

1985 елдан Ташкент республика гемодиализ үзәге мөдире, «Dr. Акалаев» медицина үзәген оештыручы (1999) һәм җитәкчесе.

Россия медицина Фәннәре академиясе академигы В.И.Шумаков, Үзбәкстан Республикасы Фәннәр академиясе академиклары У.Л.Арипов һәм Б.А.Ташмөхәммәтовлар шәкерте.

Фәнни эшчәнлеге

Тикшеренүләре бөернең хроник зәгыйфьлеге патогенезы, клиникасы һәм дәвалау проблемаларына багышлана.

Беренче тапкыр нерв-мускуллар синапсы очындагы пластинканың миниатюр потенциаллары ешлыгын һәм липид мембраналар (биофизик ысул) үткәрүчәнлеген үлчәү ысуллары белән уремик интоксикация үсешенең этиопатогенетик механизмнары ачыклана. Сидектән кан белән чыгарылган «уртача молекулалар»ның мембранотроп һәм каналоформер эффектлы нейротоксикологиясе ачыклана.

Хезмәтләре

Одномоментные операции на почках и мочевых путях при поздней стадии обструктивной ХПН // Клиническая хирургия. 1987 № 12 (автордаш).

Тактика лечения острого гломерулонефрита, осложнённого острой почечной недостаточностью // Медицинский журнал Узбекистана. 1988. № 11.