Тәхәллүсе, чын фамилиясе Мәүлүтев.

Биографиясе

1907 елның 21 декабре (1908 елның 3 гыйнвары), Самара губернасы, Мәләкәс өязе Иске Кызылсу авылы — 1957 елның 15 феврале, Казан.

Самара татар-башкорт педагогия техникумын тәмамлаганнан соң (1930), «Колхозчы» (Куйбышев шәһәре) газетасы редакциясендә эшли (1938 елга кадәр), бер үк вакытта (1934–1936) СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

1938 елда Казанга килә, «Яшь сталинчы» газетасы редакциясендә эшли.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Демобилизациядән соң «Яшь сталинчы» газетасында, аннан соң Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты редакциясендә эшли.

Иҗаты

Лирик-публицистик шигырьләрендә, «Давыллар аша» (1939), «Порт-шәһәр» (1939) кебек поэмаларында совет яшьләренең хезмәттәге батырлыкларын, киләчәккә булган якты идеалларын, өметләрен чагылдырырга омтыла. Соңгы дәвердә шагыйрь җыр текстлары иҗат итә башлый. Аның шигырьләренә танылган композиторлар көйләр яза. М.Ю.Лермонтов, Т.Г.Шевченко, А.Т.Твардовский, М.В.Исаковский, А.Л.Барто һ.б.ның шигырьләрен татар теленә тәрҗемә итә.

Медальләр белән бүләкләнә.

Әсәрләре

Давыллар аша. К., 1939; 

Сайланма шигырьләр. К., 1956; 

Син кайтмадың. К., 2008.

Әдәбият

Әдипләребез: Биобиблиогр. белешмәлек. К., 2009. Т. 2.            

Автор — Р.Р.Мусабәкова