История

Авылга 1706 елда нигез салына.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы асаба башкортлар, типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәренә бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет (беренче тапкыр 1836 елда телгә алына), су тегермәне, 3 ашлык киптергеч, 1 ярма яргыч була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1087 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Семиостров волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1944 елның 19 февраленнән – Матвеевка, 1954 елның 19 ноябреннән Минзәлә районында.

Хәзер Иске Матвеевка авыл җирлеге составына керә.

1982 елдан 1987 елга кадәр, Түбән Кама сусаклагычы төзелешенә һәм җирләрне су басуга бәйле, авыл халкы 13 км читтәрәк яңа урынга күченә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда берүк исемдәге колхоз оештырыла, 1935 елда “Кызыл яр” колхозы итеп үзгәртелә, 1950 елда – “Корыч” колхозы, 1958 елда “Красный Курган” колхозы составына керә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб, күп функцияле үзәк (2013 елдан), мәчет (2014 елдан) бар.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Калморза туктаулыгы (Маклашеевка культурасы) һәм II Калморза туктаулыгы (неолит дәвере), Калморза авыллыгы (Пьянобор культурасы), XVII–XVIII йөзләргә нисбәтле кабер ташлары булган Калморза зираты, Калморза каберлеге (XVI–XVII йөзләр).

Күренекле кешеләре

А.Х.Яппаров (1945 елда туган) – авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, Россия Авыл хуҗалыгы академиясенең Татарстан агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты директоры (1999–2016 елларда);

Ф.Х.Яппаров (1947 елда туган) –техник фәннәр кандидаты.

Халык саны

1795 елда – 46,
1859 елда – 157,
1870 елда – 197,
1884 елда – 177,
1906 елда – 285,
1913 елда – 297,
1920 елда – 317,
1926 елда – 337,
1938 елда – 372,
1949 елда – 317,
1958 елда – 333,
1970 елда – 334,
1979 елда – 256,
1989 елда – 124,
2002 елда – 203,
2010 елда – 181,
2017 елда – 161 кеше (татарлар, руслар).