Тарихы

Авылга 1722 елга кадәр йомышлы татарлар нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский исеме белән дә мәгълүм.

1740 елларда җирле халык православие диненә күчерелә, Урта Идел буеның төрле төбәкләреннән рус крәстияннәре һәм мордва, чуаш, татар милләтеннән яңа чукындырылганнар китерелә.

1769 елда авылга академик экспедиция җитәкчесе Н.Рычков кереп чыга, авыл турында мәгълүматлар язып калдыра: “...чукындырылган мордвалар яши һәм Зәй елгасы яры буенда урнашкан. Әлеге авылдан ерак түгел шушы елганың икенче ярында Себер сәүдәгәре Ларионовның бакыр рудасы урнашкан”.

Халкы Е.Пугачёв җитәкчелегендә 1773−1775 еллардагы крәстиян сугышында актив катнаша.

1830 елда авылда Казан-Богородица чиркәве төзелә (классицизм стилендәге архитектура истәлеге; 1992 елда яңадан ачыла).

XVIII йөз − XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (бер өлеше Ижевск тимер эшкәртү заводына беркетелә). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, сәүдә итү, балта эше, күн аяк киеме тегү, мичкә ясау, тимерчелек, йон тетү, такта яру кәсепчелеге таралган була.

1841 ел мәгълүматларына караганда, авылда чиркәү, тимерчелек, 4 су тегермәне, 1870 елда – волость идарәсе, чиркәү, ир (1870 елга кадәр) һәм кыз балалар (1861 ел) земство мәктәпләре, 4 су тегермәне, күн җитештерү һәм май язу заводлары, 9 вак-төякләр кибете була.

1900 елда – волость идарәсе, чиркәү, ир балалар һәм кыз балалар земство училищесе (1876 ел), фельдшерлык пункты (1880 елларда), земство аптекасы (1905 ел), 3 икмәк саклау һәм сату кибете, 3 тимерчелек, 4 май язу заводы, 4 су тегермәне, 10 мануфактура һәм бакалея кибете, җомга базары, 8 июль һәм 22 октябрь көннәрендә ярминкә эшли.

1908 елда өченче катнаш земство училищесе (1911 елда 26 ир бала һәм 3 кыз бала), 1911 елда – амбулатория, 1912 елда – Халык мәгарифе министрлыгының ике класслы училищесе, 1914 елда – земство хастаханәсе (бинасы сакланган, архитектура истәлеге) һәм китап кибете ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 7687,1 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елгы “сәнәкчеләр” фетнәсе вакыйгаларының үзәге була.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ районы үзәге, 1957 елның 28 сентябрендә шәһәр тибындагы поселок статусын ала, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында, 2004 елның 25 октябреннән авылга үзгәртелә.

Хәзер Рус Акташы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957−1992 елларда авыл “Акташ” совхозы составында. Халкы кырчылык, дуңгыз асраучылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (1972 елда яңа бина төзелә). 1940−1970 еллар ахырында икенче тулы булмаган урта мәктәп эшли.

1959 елда интернат-мәктәп ачыла, 1969 елда − акыл һәм физик үсешендә тоткарлыклар булган балалар өчен Рус Акташы ярдәмче интернат-мәктәбенә, 2009 елда − махсус (коррекцияле) гомуми белем бирү мәктәбенә, 2015 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда урта мәктәп (төбәк тарихы музее эшли), 2 балалар бакчасы (1957 елдан, 1989 еллардан), мәдәният йорты, 2 китапханә, участок хастаханәсе бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” фольклор ансамбле (1975 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – А.Н.Мухортова), “Старая гвардия” вокаль-инструменталь ансамбль (1981 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Е.Н.Ермишов) эшли.

Авыл территориясендә: Совет власте урнашуга һәйкәл, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга композиция бар (мәңгелек ут яна, 2014 елда − танк, 2015 елда артиллерия тубы белән тулылана).

Халык саны

1782 елда – 459 ир заты;
1795 елда – 964,
1841 елда – 1602,
1870 елда – 1828,
1884 елда – 3114,
1897 елда – 3350,
1912 елда – 3974,
1920 елда – 3711,
1926 елда – 3316,
1938 елда – 3262,
1949 елда – 2826,
1958 елда – 1192,
1970 елда – 1302,
1979 елда – 1125,
1989 елда – 3300,
2002 елда – 4187,
2010 елда – 4235,
2015 елда – 4254 кеше (руслар – 77%, татарлар – 16%).