Эчтәлек

1843 елның 17 ноябре, Түбән-Новгород шәһәре — 1909 елның 27 ноябре, Казан. 

Кенәз Н.Г.Шаховский карамагындагы крепостной актерлар гаиләсендә туа, кечкенәдән сәхнә тормышы белән яши.

1851–1853 елларда Мәскәүдә театр мәктәбендә укый, аннан соң Кострома, Пенза, Түбән Новгород шәһәрләре театрларында хезмәт куя.

1858 елда Түбән Новгородта М.С.Щепкин белән бергә уйный. Актриса башкарган рольләрнең уңышлы килеп чыгуында аның өлеше зур була.

1858 елның 16 сентябрендә директор Н.И.Мирцев чакыруы буенча Казан театр сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясый, анда 1860 елга кадәр һәм 1869–89 елларда эшли.

Гризельда (Ф.Гальмның шул исемендәге әсәре буенча), Амалия («Утыз ел яки Комарбазның хәяте», В.Дюканж), Марианна («Испан морзасы», Ф.Дюмануар, А.Деннери), Офелия, Катарина («Гамлет», «Тискәрегә авызлык», У.Шекспир), леди Мильфорд, Мария («Мәкер вә мәхәббәт», «Мария Стюарт», Ф.Шиллер), Адриенна Лекуврёр (Э.Скрибның шул исемендәге әсәре буенча), Анна Андреевна, Агафья Тихоновна («Ревизор», «Өйләнү», Н.В.Гоголь), Катерина, Варвара, Кабаниха («Яшенле яңгыр», А.Н.Островский), Василиса («Василиса Мелентьева», А.Н.Островский, С.А.Гедеонов), Марфа Борецкая («Марфа-посадница», Н.П.Жандр) рольләрен башкара.

Замандашлары фикеренә караганда, Пиунова-Шмидгофның уйнавы табигый һәм ышандырырлык булуы, үз геройларының катлаулы эчке дөньяларын ачарга һәм тамашачы игътибарына җиткерергә, шул рәвешчә аңарда аларга карата кызгану хисе уятырга омтылуы белән аерылып тора.

Характерлы рольләрдә актриса, тормыш дөреслегеннән читләшмичә генә, сатира алымнарына да мөрәҗәгать итә.

1889 елда сәхнәдән китә.

1879–1881 һәм 1895–1896 елларда Казан театрында Пиунова-Шмидгофның улы А.М.Шмидгоф та уйный.

Әдәбият

Юшков Н.Ф. К истории русской сцены: Е.Б.Пиунова-Шмидгоф в своих и чужих воспоминаниях. К., 1893;

Крути И. Русский театр в Казани. М., 1958.

Автор Ю.А.Благов