Чыгу урыны һәм вакыты

1883 елның 2 гыйнварыннан 25 декабренә кадәр Казанда рус телендә нәшер ителә, барлыгы 52 саны чыга.

Нашире һәм мөхәррире Н.П.Загоскин.

«Волжский вестник» Казан университеты студентлары һәм профессорлары инициативасы белән оештырыла.

Н.П.Загоскин Россия Эчке эшләр министрлыгының Матбугат эшләре буенча баш идарәсе исеменә 1882 елның 15 гыйнварында язган үтенечендә басманың программасын һәм бурычларын төбәкне «тарихи, статистик-икътисади, этнографик, табигый-географик һәм башка яклардан өйрәнү» дип аңлата.

«Волжский вестник» тирәсенә Идел-Чулман төбәгенең либерал-демократлар вәкилләре Н.Я.Агафонов, И.А.Бобровников, И.М.Догель, К.В.Лаврский, Ф.М.Цомакион һәм башкалар туплана.

Юнәлеше

Хөкүмәт карарлары һәм боерыкларыннан тыш, журналда 1880 елларда Россиянең икътисади һәм иҗтимагый-сәяси тормышының әһәмиятле якларына караган мәкаләләр басыла: авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм сәүдәнең торышы, крәстияннәрнең хәле, җирле үзидарә органнары эше, эшчеләрнең хезмәт һәм көнкүреш шартлары, интеллигенциянең аң-белем тарату өлкәсендәге эшчәнлеге яктыртыла. Киң тармаклы хәбәрчеләр челтәре булдырыла.

«Хәбәрләр» рубрикасында Идел буе төбәкләрендә фән, мәдәният һәм мәгърифәт үсеше турында хәбәрләр басыла.

Казан шәһәр думасының хуҗалык эшчәнлеге, медицина-санитария, социаль-мәдәни чаралар турындагы язмаларга зур игътибар бирелә.

«Беллетристика» рубрикасында әдәби әсәрләрдән өзекләр бастырыла. Күпкырлы мәгълүматны аңлаешлы һәм оператив рәвештә укучыга җиткерү максатыннан редакция, басманың формасын үзгәртеп, журнал урынына шул исемдә газета чыгара башлый. Журналның эчтәлеге һәм тематик күрсәткече бирелгән тулы комплекты Казанда аерым китап булып басылып чыга.

Әбунәчеләргә Казандагы күренекле язучыларының әсәрләре тупланган «Волжский вестник»ның әдәби җыентыгы» («Литературный сборник «Волжского вестника») җибәрелә.

Әдәбият

Татар энциклопедиясе. Казан, 2008. Т.1;

Берсон М.С. Журнал «Волжский вестник» (1883 г.) как исторический источник // Вопр. историографии и источниковедения. Казань, 1969. Сб. 4;

Волжский вестник // Русская периодическая печать (1702-1894): Справ. М., 1959;

Пресса Казани ХIХ–ХХI вв. Казань, 2016;

Казанская периодика ХIХ–ХХI вв.: Энциклопедический справочник для средств массовых коммуникаций. Казань, 2018.