Биографиясе

1960 елның 10 гыйнварында БАССРның Тәтешле районы Аксәет авылында туган.

Казан мәдәният институтының режиссерлык бүлеген тәмамлый (1989).

1977–1989 елларда Башкортстан Республикасының Тәтешле районында мәдәни-агарту учреждениесе белән җитәкчелек итә, 1989–2000 елларда Чаллы эксперименталь концерт берләшмәсенең концерт төркеме җитәкчесе һәм солисты.

1992 елдан «Салават» җыр театрын оештыручы һәм аның җитәкчесе.

2002 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында татар театр эстрадасы кафедрасы мөдире, 2005 елдан профессор.

Россиядә һәм чит илләрдә актив концерт эшчәнлеге алып бара.

С.Фәтхетдинов заманча татар һәм башкорт эстрада җырларын (В.Әхмәтшин, И.Закиров, Р.Гобәйдуллин, И.Хәбибуллин, Ф.Мортазин һ.б.ның көенә; Р.Миңнуллин, Г.Зәйнашева, Ә.Нигъмәтуллин, Р.Вәлиева, Р.Чурагулов һ.б.ның шигырьләренә) башкаручы буларак киң катлау тамашачының ихтирамын казана.

Концерт программалары: «Күңелеңә авыр алма» (1994), «Соңгы мәхәббәт» (1995), «Мин яратам» (1996), «Сезгә илтә юлларым» (2000), «Соңлама» (2002) һ.б.

Укучылары арасында җыр конкурслары лауреатлары һәм дипломантлары бар.

Автоузыш буенча халыкара класслы спорт мастеры. Татарстан Республикасының Гер спорты федерациясе президенты, Россия балалар фондының Татарстан бүлеге директоры.

Бүләкләре

Башкортстанның Бүздәк районы һәм Татарстанның Әгерҗе районы мактаулы гражданы.

С.Фәтхетдинов – күп кенә татар җыры конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. Башкортстан Республикасының Ф.Кәрим исемендәге бүләге (1989), Татарстан Республикасының М.Җәлил исемендәге Республика бүләге (1998), Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2008) лауреаты. «Әл-Фәхр» ордены белән бүләкләнә.

Казанның Йолдызлар аллеясында С.Фәтхетдинов хөрмәтенә исемле йолдыз куелган.