Тарихы

Авылга XIX йөз башында нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Баграж Аланы, Баграж Бистәсе буларак та билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре (элеккеге отставкадагы солдатлар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, он тарту таралган була.

1840 елларда авыл халкының бер өлеше Оренбург чик буена күчерелә.

XX йөз башында чиркәү, укырга-язарга өйрәтү мәктәбе (1906 елда 27 ир бала һәм 23 кыз бала укый), 2 су тегермәне эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1124 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Чишмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Бөгелмә, 1924 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан – Беренче Май, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Клементейкино авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Полянка” колхозы оештырыла.

Мәдәният

Авыл янында археология истәлекләре табыла: I, II, III Полянка авыллыклары (Имәнкискә культурасы).

Халык саны

1834 елда – 390,
1859 елда – 205,
1889 елда – 485,
1897 елда – 542,
1910 елда – 694,
1920 елда – 813,
1926 елда – 561,
1938 елда – 454,
1949 елда – 386,
1958 елда – 321,
1970 елда – 158,
1979 елда – 33,
1989 елда – 4,
2002 елда – 14,
2010 елда – 13,
2015 елда – 8 кеше (руслар).