Административ-территориаль буйсынуы

Поселокка 1950 елларда торак пункт статусы бирелә.

Нигез салынган көннән Әлмәт районында. Хәзер Миңлебай авыл җирлеге составына керә.

1955−1995 елларда тимер юл вокзалы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

1945 елда җидееллык мәктәп ачыла, 1967 елда башлангыч мәктәпкә үзгәртелә (яңа бина төзелә), 1983 елда ябыла, 1995 елда башлангыч мәктәп буларак яңадан ачыла, 1999 елда − тулы булмаган урта (яңа бина төзелә), 2002 елда – урта, 206 елда тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Поселокта балалар бакчасы (2001 елдан), клуб (1997 елдан элекке тимер юл вокзалы бинасында), мәчет, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә бар.

Клуб каршында “Яшь күңелләр” гармунчылар ансамбле эшли (2000 елдан, 2010 елдан – халык ансамбле, нигез салучы – Ә.Н.Мотыйгуллин).

Халык саны

1958 елда – 628,
1970 елда – 574,
1979 елда – 511,
1989 елда – 341,
2002 елда – 657,
2010 елда – 769,
2015 елда – 760 кеше (татарлар).