- РУС
- ТАТ
(«Шәрекъ киносы»), акционерлык җәмгыяте
1928–1932 елларда, Үзәк милли кинематографчылар оешмасы (трест) буларак, Идел буе һәм Урал автономияле республикалары һәм өлкәләре өчен кинофильмнар төшерү һәм күрсәтү белән шөгыльләнә. ТАССР да акционерлар исәбенә керә.
Җәмгыятьнең максаты: Шәрекъ халыклары тормышын өйрәнү һәм кино сәнгатендә чагылдыру, алар арасында совет идеологиясен пропагандалау, аларның гомуми культура дәрәҗәсен күтәрү, милли кинематография кадрлары әзерләү.
Татарстан Халык комиссарлары советы заказы белән «Востоккино» 1929 елда Татарстан турында беренче тулы метражлы документаль фильм төшерә: «Татарстан (Дүрт елга иле)» – «Татарстан (Страна четырех рек)», режиссер А.И.Дубровский, режиссер ассистенты К.Х.Поздняков, композиторы С.Сәйдәшев, операторлары Н.Анощенко, К.Венц, В.Франциссон. Фильмны «Электро», «Чаткы» кинотеатрларында, Кызыл Армия йортында, Вахитов исемендәге заводта күрсәтәләр.
1930 елда «Койрыклы йолдыз» («Комета») дигән нәфис фильм төшерелә. Ә.-Т.Рахманкуловның «Упкын» исемле пьесасы буенча В.К.Туркин сценарие, режиссер В.Инкижинов, үзәк рольләрнең берсендә М.М.Яншин уйный. Ике фильм да республика җәмәгатьчелеге тәнкыйтенә дучар була.
ТАССР Халык комиссарлары советының 1930 ел 5 март карары нигезендә кино һәм театрларның шәһәр берләшмәсе «Востоккино»ның Татарстан бүлеге дип үзгәртелә, аңа операторлар К.Ф.Мотков, К.Х.Поздняков һәм башкалардан торган кино төркеме керә, сценаристлар курслары оештырыла. Курсларда Г.Минский, Р.Ишморат, Һ.Такташ, И.Кудашев-Ашказарский, М.Әмирләр укый.
1930 елның июлендә Бөтенсоюз экраннарына «Татарстанның 10 еллыгы» («10-летие Татарстана») дигән хроникаль-документаль фильм чыгарыла, 1930–1931 елларда социалистик ярыш җәелдерү турында «Өндәү» («Вызов»), Советларның Бөтентатарстан съездына багышланган «Тугызынчы» («Девятый»), «Казан укчылар дивизиясе» («1-я Казанская»), «В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына 125 ел» («125 лет Казанского государственного университета имени В.И.Ленина»), «Икмәк өчен көрәш» («Борьба за хлеб»), Удмуртия турында документаль очерклар («Дассар») һәм Мари автономияле өлкәсе турында «Яңа тормыш» («Новая жизнь»), «МАО» дигән документаль фильмнар иҗат ителә.
1932 елның 1 апреленнән «Востоккино» ның Татарстан бүлеге барлык прокат пунктлары белән «Роскино» карамагына тапшырыла, җитештерү остаханәсе базасында «Союзкинохроника»ның Татарстан бүлеге оештырыла (кара: Казан кинохроника студиясе).
Алексеев И. Рубежи кинодокументалистов Татарии. Казань, 1974.
Автор – Ю.А.Благов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.