Тарихы

Авылга 1727 елда Рус Акташы авылы кешеләре нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык таралган була.

1875 елда авылда миссионерлык мәктәбе ачыла, 1878 елда земство мәктәбенә үзгәртелә (1875 елда 15 ир бала һәм 10 кыз бала укый, 1885 елда – 43 ир бала).

1900 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне, 2 бакалея һәм 2 икмәк саклау һәм сату кибете эшли.

1915 елда агачтан Дмитриев чиркәве төзелә (1931 елда сүтелә), 1916 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2591,8 дисәтинә тәшкил итә

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 дан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Кәләй авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда Будёный исемендәге колхоз оештырыла (беренче рәисе – С.Е.Долгов). 1954 елда аның составына “Сабанчы” колхозы (Сабанчы авылы) керә. 1953 елда “Байрак” колхозына үзгәртелә. 1958 елда аның составына “Дирижабль” һәм “Морат” колхозлары керә.

1973 елда “Байрак” колхозы совхоз булып оештырыла. 1975 елда “Кичү” колхозына, 1985 елда Н.Е.Токарликов исемендәге совхозга үзгәртелә, 1994 елдан Н.Е.Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте. 2004 елда аның составына “Индустриальный” совхозы (Бота авылы), “Илтән” агрофирмасы һәм “Әлмәт” җәнлек совхозы керә. Хәзер Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте “СМП-Нефтегаз” акционерлык җәмгыяте холдингы составына керә.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда урта мәктәп (1986 елда мәктәптә Советлар Союзы Герое Н.Е.Токарликов исемендәге сугышчан дан музеее ачыла), балалар бакчасы (1968 елдан), ат спорты мәктәбе (1975 елдан), мәдәният йорты (2015 елда яңа бина төзелә), 2 китапханә, катнаш терлек азыгы заводы, великомученик Димитрий Солунский чиркәве (2005 ел) бар.

Мәдәният йорты каршында “Кәләем” (1976 елдан, 1991 елдан – халык ансамбле, җитәкчесе – В.И.Долгова), “Асыл бизәк” (2006 елдан, нигез салучы – В.Г.Исламова) фольклор ансамбльләре эшли.

Авыл янында табигать истәлеге − карст процесслары нәтиҗәсендә хасил булган “Акташ упкыны” бар (1939 елда барлыкка килә).

Күренекле кешеләре

Н.Е.Токарликов (1918−1944) – Советлар Союзы Герое.

Халык саны

1747 елда – 82,
1782 елда – 97 ир заты;
1841 елда – 482,
1859 елда – 629,
1870 елда – 752,
1897 елда – 1158,
1900 елда – 1272,
1920 елда – 1448,
1926 елда – 1125,
1938 елда – 1073,
1949 елда – 952,
1958 елда – 943,
1970 елда – 941,
1979 елда – 931,
1989 елда – 1310,
2002 елда – 1675,
2010 елда – 1638,
2015 елда – 1804 кеше (керәшен татарлар).