Эчтәлек

Берничә кулъязма нөсхәсе буенча билгеле. Бер нөсхәсен 1920 елларда З.Ә.Максудова таба; соңрак М.Х.Бакиров тарафыннан өйрәнелә. Аның фикеренчә, дастан Болгар дәүләте дәверенә карый.

Дастанның тагын кулъязма өч нөсхәсен 1980 елларда М.И.Әхмәтҗанов Әлмәт һәм Лениногорск районнарыннан табып ала. Шулар нигезендә галим дастанның тәнкыйди җыелма текстын булдыра. М.И.Әхмәтҗанов ядкәрне XVII–XVIII йөзләргә нисбәтли һәм барлыкка килү урыны итеп Касыйм ханлыгын саный.

Эчтәлеге белән дастан ислам мифологиясенә нигезләнгән һәм үгет-нәсыйхәт характерында иҗат ителгән. Әсәрдә тәгълим-тәрбиягә һәм әхлакка кагылышлы төрле мәсьәләләргә җавап бирелә.

Тел-стиль ягыннан дастан XVII йөзнең әдәби ядкәре «Дәфтәр-е Чынгызнамә»не хәтерләтә.

Дастанның кулъязма өч нөсхәсе ТР Фәннәр академиясе Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә, берсе ТРның Милли музеенда саклана.

Әдәбият

Яхин А.Г., Бакиров М.Х. Фольклор жанрларын система итеп тикшерү тәҗрибәсе (мәзәкләр, бәетләр). Казан, 1979.

Әхмәтҗанов М.И. Дастаннар ватаны: Кама аръягының көнчыгыш төбәкләре һәм татар әдәбияты тарихы. Казан, 1999.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов