Эчтәлек

«Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» дип аталган беренче Шартнамә 1994 елның 15 февралендә РФ Президенты Б.Н.Ельцин, РФ Хөкүмәте Рәисе В.С.Черномырдин, ТР Президенты М.Ш.Шәймиев һәм ТР Премьер-министры М.Г.Сабиров тарафыннан имзалана.

Шартнамә кереш өлештән һәм 9 маддәдән тора. Анда Шартнамәне төзегәндә якларның халыкларның гомумтанылган үзбилгеләнү хокукыннан, тигез хокуклылык, үзиреклелек, ихтыяр белдерү иреге принципларыннан чыгып эш итүләре күрсәтелә, яклар терр. бөтенлекне һәм икътисади пространство бердәмлеген саклауны гарантияләү, тарихи һәм милли традицияләрне, мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, гражданнарның тынычлыгын, милләтара татулыкны һәм халыклар иминлеген тәэмин итү, нинди милләттән булуга, нинди дин тотуга, яшәү урынына һәм башка үзенчәлекләргә бәйсез рәвештә кешенең һәм гражданның төп хокуклары һәм ирекләре өстенлеген гамәлгә ашыру йөкләмәләрен алалар.

ТР дәүләт хакимияте органнарының төп вәкаләтләренә кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклау; республика гражданлыгы мәсьәләләре; республика бюджетын төзү, республика салымнарын раслау һәм җыю; Татарстан территориясендә дәүләт милкенә ия булу, куллану һәм идарә итү; республика дәүләт органнары системасын, аларны оештыру һәм эшләү тәртибен булдыру; халыкара мөнәсәбәтләрдә катнашу һ.б. керә. Шартнамәдә берлектә гамәлгә ашырыла торган вәкаләтләр һәм РФ карамагына тапшырылган мәсьәләләр исемлеге бирелә. Ахыргы маддәләрдә РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнарының үз карамакларында булмаган мәсьәләләр буенча хокукый актлар булдыра алмаулары ассызыклана. Шартнамәне бозучы законнар үз көченнән чыгарыла ала, бәхәсләр яклар килешүе тәртибендә хәл ителә. Вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен якларның өстәмә килешүләр төзүе, уртак структуралар оештыруы карала. РФ һәм ТР дәүләт хакимияте органнары Мәскәүдә һәм Казанда вәкаләтле вәкиллекләр булдыралар. Әлеге Шартнамә нигезендә хәрби төзелеш, хәрби сәнәгать комплексы, бюджет, таможня, финанс, тышкы икътисади эшчәнлек һ.б. турында хөкүмәтара килешүләр имзалана.

«Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан дәүләт хакимияте органннары арасында эшләр һәм вәкаләтләр...» дип аталган яңа Шартнамә 2007 елның 26 июнендә РФ Президенты В.В.Путин, ТР Президенты М.Ш.Шәймиев тарафыннан имзалана һәм 2007 елның 24 июлендә РФнең Федераль законы сыйфатында раслана. Шартнамә кереш өлештән һәм 6 маддәдән тора. Анда Шартнамәне төзегәндә якларның Татарстанның тарихи, мәдәни һәм башка үзенчәлекләреннән чыгып эш итүләре, РФ Конституциясенә һәм ТР Конституциясенә туры китереп, Татарстан Республикасының 1992 елның 15 февралендә уздырылган референдумы нигезендә 1994 елның 15 февралендә төзелгән Шартнамәне куллану тәҗрибәсен исәпкә алулары күрсәтелә. Шартнамәдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясе субъекты булып торуы, РФ карамагындагы эшләр һәм РФнең РФ һәм аның субъектларының уртак карамагындагы эшләр буенча вәкаләтләреннән тыш дәүләт хакимиятенең барлык тулылыгына ия булуы билгеләп үтелә. Татарстан территориясендә җир, җир асты байлыклары, су, урман һ.б. табигый ресурслардан файдалану һәм аларны саклау аның күпмилләтле халкының тормышы һәм эшчәнлеге нигезен тәшкил итүен исәпкә алып, яклар республиканың икътисади, экологик, мәдәни һәм башка үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне берлектә хәл итү турында килешенәләр. Үзләренә кагылышлы проблемалар буенча РФ Хөкүмәте һәм ТР Дәүләт Советы тиешле закон проектларын РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасы каравына кертәләр. Үз вәкаләтләре чикләрендә Татарстан чит илләрнең субъектлары һәм административ-территориаль берәмлекләре белән халыкара һәм тышкы икътисади багланышларны гамәлгә ашыра, халыкара оешмалар органнары эшчәнлегендә катнаша, шулай ук халыкара һәм тышкы икътисади багланышларны тормышка ашыру турында килешүләр төзи, башка илләрнең дәүләт хакимияте органнары белән шундый багланышларны гамәлгә ашыра (РФ Тышкы эшләр министрлыгы белән килештереп); ТРдан читтә яшәүче татарларга үзенчәлекләрен саклауда, милли мәдәниятне һәм телне үстерүдә дәүләт ярдәмен һәм булышлыгын күрсәтә (РФ Хөкүмәте белән килештереп). Шартнамәдә рус һәм татар телләренең ТРның дәүләт телләре булуы, ТРның иң югары вазифаи заты булуны дәгъвалаган кандидатлар өчен ТРның ике дәүләт телен белүе турындагы өстәмә таләп билгеләнүе раслана. Татарстан территориясендә яшәүче РФ гражданнары РФ гражданының татар телендәге өстәмә битендә ТРның дәүләт гербы сурәте урнаштырылган гомумгражданлык паспортын алырга хокуклы. Яклар ТР дәүләт хакимияте органнарының РФ Президенты каршында Мәскәүдә тиешле вәкиллеге булуы турында килешенәләр. Шартнамәнең гамәли срогы — 10 ел. Аның гамәлен озайту, срогыннан алда туктату (Шартнамәне өзү) тәртибе һәм нигезләре федераль закон белән билгеләнә.

Әдәбият  

Железнов Б.Л. Правовой статус Республики Татарстан. К., 1996;

Договор Российской Федерации и Республики Татарстан: Пять лет развития. К., 1999;

Тагиров И.Р. История государственности Татарстана. XX век. К., 2005.

Авторлар — Р.А.Сәхиева, Е.Б.Долгов