Поселокка 1920 елларда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән ТАССРның Чаллы кантоны Акташ волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Никольский авыл җирлеге составына керә.

Халык саны

1926 елда – 96,
1938 елда – 109,
1949 елда – 73,
1958 елда – 45,
1970 елда – 36,
1979 елда – 54,
1989 елда – 2,
2010 елда – даими яшәүчеләр юк.