Тарихы

Авылга 1710 елга кадәр нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Кече Баграж, Ярсубаево, Югары Баграж исемнәре белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, йон тетү һәм тегүчелек кәсепчелеге, аучылык таралган була.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша, Казан Мәрьям Ана чиркәве (1887 ел, Алабуга хәйрия комитеты ярдәме белән төзелә, 1930 елларда ябыла, 1947 елда сүтелә), Халык мәгарифе министрлыгының рус-чуаш бер класслы училищесе (1897 ел), 2 икмәк саклау һәм сату кибете, 2 су тегермәне, бакалея кибете эшли. 1887 елга кадәр Баграж-Никольский авылы приходына карый.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1664,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Ерсубай волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 дән Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Акташ, 1959 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Ерсубай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Канаш” колхозы оештырыла (беренче рәисе – А.Зайцев). 1960 елда “Россия” колхозы составына керә. 1981 елда авыл Чапаев исемендәге мөстәкыйль колхозга аерылып чыга, 1998 елдан “Ерсубай” авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1950 елларда – җидееллык, 1962 елда – сигезьеллык (1980 елда яңа бина төзелә), 1988 елда− урта, соңыннан тулы булмаган урта мәктәпкә үзгәртелә.

Авылда мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Халык саны

1722 елда – 13,
1747 елда – 41,
1782 елда – 96 ир заты;
1795 елда – 241,
1859 елда – 398,
1870 елда – 489,
1897 елда – 676,
1912 елда – 894,
1920 елда – 895,
1926 елда – 691,
1938 елда – 683,
1949 елда – 700,
1958 елда – 670,
1970 елда – 773,
1979 елда – 657,
1989 елда – 477,
2002 елда – 530,
2010 елда – 471,
2015 елда – 520 кеше (чуашлар).