Тарихы

1710–1711 еллардан Урясь Уча буларак мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Петропавловское, Верхний Ураз буларак билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1811–1812 елларда авылда XIX йөз башында янган чиркәү урынына (приход XVIII йөз уртасыннан була) таш Петропавел чиркәве төзелә (сакланган; классицизм стилендә дини архитектура истәлеге).

Приход халкының яртысыннан артыгын – керәшен татарлар, якынча өчтән бер өлешен удмуртлар тәшкил итә. Авыл 1880 елларда Мамадыш өязенең зур миссионерлык үзәге була, гыйбадәтләр рус, татар һәм удмурт телләрендә алып барыла. 1882–1891 елларда чиркәүдә өлкән поп булып керәшен татарларның атаклы шагыйре Я.Емельянов хезмәт итә, 1885–1909 елларда – шулай ук керәшен татарларның абруйлы мәгърифәтчесе, миссионер Ф.В.Васильев, 1890–1900 елларда күренекле миссионер П.П.Далматов эшли.

1842 елда авылда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (катнаш, бер сыйныфлы, керәшен татар мәктәбе), 1860 елда земство мәктәбе итеп үзгәртелә.

XX йөз башында авылда волость идарәсе урнаша; Петропавел чиркәве, земство мәктәбе, фельдшер-акушерлык пункты, су тегермәне, тукыма ману йорты, казна шәраб һәм вак-төякләр кибете эшли, һәр пәнҗешәмбе көнне базар була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 607,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан – Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән – Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Түбән Үрәс авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красный крестьянин” колхозы (1950 елдан үзәк утары Үрәсбаш авылында) (беренче рәисе – П.Е.Воробьёв, колхоз белән Бөек Ватан сугышыннан соң да җитәкчелек итә) оештырыла, 1958 елдан – “Интернационал” колхозы (Түбән Үрәс авылы) (1993 елдан – “Интернационал” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе), 1997 елдан – “Агрохимсервис” ачык акционерлык җәмгыяте, 2000 елдан – “Урясь” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2002 елдан – “КукморАгроХимСервис” акционерлык җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

П.Е.Воробьёв (1908–1984, авыл зиратында җирләнә) – Советлар Союзы Герое, сержант, туган җирендә геройның бюсты куелган, яшәгән йорты сакланган, Түбән Үрәс авылы урта мәктәбе аның исеме белән атала.

Халык саны

1782 елда – 51 ир-ат;
1859 елда – 282,
1897 елда – 339,
1908 елда – 387,
1920 елда – 334,
1926 елда – 323,
1949 елда – 155,
1958 елда – 141,
1970 елда – 118,
1979 елда – 101,
1989 елда – 61,
2002 елда – 56,
2010 елда – 43,
2017 елда – 46 кеше (керәшен татарлар).