1997 елның 18 декабрендә ачыла. Фондларның нигезен 1960–1980 елларда төбәк тарихчысы В.И.Репин туплаган коллекция тәшкил итә.

Бер катлы агач бинада урнашкан. Экспозиция мәйданы 65 м2. Төп фонд 1260 саклау берәмлегеннән тора.

Экспозиция өч залны били. Этнография бүлеге төбәктә яшәүче халыкларның – татар, рус, удмурт, мариларның көнкүрешен (эш кораллары, йорт кирәк-яраклары, өс киемнәре) чагылдыра. ХХ йөз башы татар крәстияннәре өйләре һәм ХХ йөз уртасы авыл йортларының эчке күренешләре урнаштырылган. Кибет интерьеры торгызылган. Өченче зал – күргәзмәләр залы, җирле рәссамнар иҗатына багышланган, биредә ел саен музей фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән оештырылучы берничә вакытлы күргәзмә уздырыла.

Музей фондларында Бөек Ватан сугышы ветераннары, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары А.К.Абдрахманов, З.Х.Солтанов, Б.С.Шабалин, Г.Н.Шәмсетдинов; Дан орденының тулы кавалеры Р.Х.Гайнуллин; язучылар Т.К.Гыйззәт, Ю.Ш.Әминов; артистлар Л.М.Аитов, Ш.И.Әсфәндиярова, В.Г.Шәрипова һ.б.ларның документлары, бүләкләре һәм фотосурәтләре тупланган. Иң мөһим экспонатлар арасында Дан орденының тулы кавалеры Р.Х.Гайнуллинның исемле сәгате, драматург Т.К.Гыйззәтнең пиджагы, урындыгы, фотоаппараты, шагыйрь Д.Г.Гобәйдинең фонаре бар.

Музей ел саен Халыкара музейлар (18 май), Җиңү (9 май), Ватанны саклаучылар (23 февраль) көннәрен билгеләп уза.