Тарихы

Авылга 1770 елда Ләке авылы (хәзер Сарман районында) кешеләре нигез сала. Революциягә кадәрге чыганакларда Яңа Ләке, Мордва Дербедене исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, олаучылык, читкә китеп эшләү кәсепчелеге таралган була.

1905 ел мәгълүматларына караганда, авылда 2 су тегермәне, икмәк саклау һәм сату кибете, май язу йорты, тимерче алачыгы, 2 бакалея кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2074,5 дисәтинә тәшкил итә.

1885 елда авылда земство мәктәбе ачыла (1908 елда 45 ир бала һәм 12 кыз бала укый). 1895 елга кадәр авыл Бота приходына карый.

1895 елда Илья пәйгамбәр чиркәве ачыла (1939 елда ябыла, 1954−1990 елларда клуб эшли, бинасы сакланмаган).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Акташ волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1958 елның 26 мартыннан Әлмәт районында.

Хәзер Әлмәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Социализм юлында” колхозы оештырыла. 1957 елда “Акташ” совхозы составына керә. 1968−2003 елларда “Әлмәт” җәнлек совхозы составында. 1985 елда “Радиоприбор” заводының ярдәмче хуҗалыгы.

Халкы күбесенчә кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елда башлангыч мәктәп ачыла, 1949 елда җидееллык, 1962 елда сигезьеллык мәктәпкә үзгәртелә (1965 елда яңа бина төзелә), 1983 елда ябыла (Молодёжный поселогына күчерелә).

Авылда фельдшер-акушерлык пункты һәм клуб (2005 елда яңа бина төзелә) бар, Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл куелган.

Төзекләндерелгән “Батов чишмәсе”, “Фролов чишмәсе”бар, авылдан 2 км читтә “Шум” чишмәсе ага.

Авыл янында 1874 елда Дербеден хәзинәсе табыла (соңгы бронза дәвере предметлары).

Халык саны

1870 елда – 558,
1897 елда – 1055,
1913 елда – 1486,
1920 елда – 1422,
1926 елда – 1405,
1938 елда – 789,
1949 елда – 653,
1958 елда – 687,
1970 елда – 596,
1979 елда – 377,
1989 елда – 170,
2002 елда – 146,
2010 елда – 175,
2015 елда – 157 кеше (руслар).