Ярымпаразит чүп үлән. 50 төре билгеле.

ТР территориясендә 5 төре үсә: җәйге шөлдерут (R. aestivalis), канатсыз шөлдерут (R. apterus), көзге шөлдерут (R. serotinus), кечкенә шөлдерут (R. minоr), язгы шөлдерут (R. vernalis). Барлык җирдә, болыннарда, урман аланнарында, көзге арыш һәм бодай чәчүлекләрендә таралган.

Яфраклары ланцетсыман, капма-каршы урнашкан, сабакны чолгап үсәләр, читләре вак тешәүле. Тамырлары җитлекмәгән, кыргый һәм культурадагы кыяклыларның тамырларына ябышалар һәм аларның соклары белән тукланалар. Сабаклары дүрт кырлы. Август-сентябрьдә чәчәк ата. Чәчәкләре 2 см озынлыкта, ачык-сары, башаксыман чәчәк төркеменә җыелган. Җимеше – шарсыман орлыклы тартмачык. Орлыктан үрчи (бер үсемлектә берничә йөзгә кадәр орлык өлгерә, аларның яшәүгә сәләтлелеге 1 елдан артмый). Өлгергән орлыклары җимешенә бәрелеп шалтырыйлар (исеме шуннан).

Шөлдерут агулы (составында алкалоид ринантин бар).

Көрәш чаралары: орлыклык материалны чистарту, болындагы үләннәрне орлыклары өлгергәнче чабып алу, гербицидлар куллану.