- РУС
- ТАТ
1964 елда музыка училищесы буларак ачыла (1974 елда татар композиторы Ф.З.Яруллин исеме бирелә), 2007 елдан – хәзерге исемдә.
Укыту түбәндәге белгечлекләр буенча алып барыла: фортепиано; оркестр кыл кораллары (скрипка, альт, виолончель, контрабас); оркестр тынлы һәм бәрмә инструментлары (труба, тромбон, валторна, туба, флейта, гобой, кларнет, саксофон, фагот, курай); халык оркестры инструментлары (баян, аккордеон, домра, балалайка, гитара); вокаль сәнгать; хор дирижерлау; музыка теориясе; музыка теориясе; халык сәнгать иҗаты (этно сәнгать); халык сәнгать иҗаты (театр иҗаты); эстрада музыка сәнгате (эстрада җыры); эстрада музыка сәнгате (эстрада оркестры инструментлары: кларнет, саксофон, тромбон, бәрмә, гитара, аккордеон).
2019/2020 уку елында 190 укучы, 94 укытучы исәпләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.