Тарихы

1735 елга кадәр нигез салына (башка мәгълүматлар буенча – 1727 елда).

XVIII–XIX йөзләрдә халкы асаба башкортлар һәм типтәрләр катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук умартачылык, көнлекчелек тарала.

1773–1775 еллардагы Крәстияннәр сугышы вакытында авыл халкы Е.И.Пугачёв ягында актив көрәшә.

1870 ел мәгълүматлары буенча, авылда мәчет (1861 елдан), мәктәп, су тегермәне була. Авыл җәмәгатенең имана җире 372,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Әмәкәй волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Мөслим, 1935 елның 10 февраленнән – Калинин, 1959 елның 12 октябреннән – Мөслим, 1963 елның 1 февраленнән – Сарман, 1965 елның 12 гыйнварыннан Мөслим районында.

Хәзер Уразмәт авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда Ленин исемендәге колхоз оештырыла, 1950 елда аның составына Пушкин исемендәге колхоз (Чишмә авылы) керә, 1958 елда “Марс” колхозы белән К.Маркс исемендәге колхозга берләштерелә. 1995–2005 елларда “Уразмәт” күмәк предприятиесе. Хәзер “Урожай” органик групп” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең “Уразмәт” бүлеге.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1923 елда башлангыч мәктәп ачыла (1932 елда яңа бина төзелә), 1954 елда – урта, соңрак башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда клуб (1954 елдан, 1964 елда яңа бина төзелә), китапханә (1954 елдан, клуб бинасында урнаша), фельдшер-акушерлык пункты, “Әзхәт” мәчете (2007 елдан) бар.

Клуб каршында “Нур” театр коллективы, “Яшьлек” хореография коллективы, “Моңлы сазым” вокаль ансамбле (барысы да 2015 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла – Уразмәт туктаулыгы (элекке бронза дәвере).

Күренекле кешеләре

М.Х.Газетдинов (1958 елда туган) – икътисад фәннәре докторы, ТРның атказанган икътисадчысы, РФнең югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре.

Ф.Г.Гыйльметдинов (Фәрит Гыйльми) (1947–1993) – язучы;

Б.А.Тимеркәев (1950 елда туган) – физик, физика-математика фәнннәре докторы, ТРның атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1795 елда – 376 кеше;
1816 елда – 189 ир-ат;
1859 елда – 578,
1870 елда – 668,
1884 елда – 773,
1897 елда – 758,
1906 елда – 892,
1920 елда – 1117,
1926 елда – 994,
1938 елда – 938,
1949 елда – 694,
1958 елда – 678,
1970 елда – 711,
1979 елда – 524,
1989 елда – 358,
2002 елда – 318,
2010 елда – 278,
2017 елда – 255 кеше (татарлар).