Поиск
ТАТ
- РУС
- ТАТ
ТАССРда
1938 елның 4 августында оештырыла.
Үзәге — Чепья авылы. 1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының — Казан, Вятка губернасының Малмыж өязләрендә, 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында һәм Вятка губернасының Малмыж өязендә, 1921 елдан ТАССРның Арча кантонында, 1930 елдан — Түнтәр, 1932 елдан Балтач районында.
1940 елда районның мәйданы — 521 км2, халык саны — 24,8 мең кеше, 23 авыл советы, 51 торак пункт исәпләнә. 1956 елда районның мәйданы 524,6 км2 була, 15 авыл советын һәм 49 торак пунктны берләштерә.
1958 елның 16 июлендә Чепья районы таркатыла, территориясе Балтач районы составына кертелә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.