Биографиясе

1906 елның 12 (25) июне, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Иске Баграж авылы – 1938 елның 9 мае, Казан.

1923 елда партия мәктәбенә укырга керә (Чистай шәһәре). 1928–1930, 1932–1934 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында эшли (1932 елдан 2 нче секретарь).

1930–1932 елларда Улан-Батырда Монголия революцион яшьләр союзында киңәшче булып тора.

1935–1937 елларда «Яшь ленинчы» газетасы, «Пионер каләме» журналы җаваплы сәркәтибе, 1937 елда ТАССР Язучылар берлеге рәисе.

Иҗаты

«Сәнәкчеләр» (1930 ел), «Фронттан» (1935 ел) шигъри җыентыклары, «Аучы Хәмит» (1931 ел), «Чимит Дурже» (1933 ел), «Хикәяләр» (1936 ел) хикәяләр җыентыклары, «Чын мәхәббәт» (1936 ел) романы, «Кайгылы җыр» (1937 ел) пьесасы авторы.

Монгол халкы каһарманы Сухэ-Батыр турындагы «Эмигрант» романы төгәлләнмичә кала.

Революциягә каршы эшчәнлектә гаепләнә, СССР Югары суды карары белән атып үтерелә; үлгәннән соң аклана.

Әдәбият

Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә. Казан, 1986;

Мостафин Р.Ә., Даутов Р.Н. Репрессияләнгән татар язучылары // Казан утлары. 1992. № 3.