Тарихы

Авыл 1735 елдан Чупайкина исеме белән билгеле.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлауларына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, умартачылык, таш вату таралган була.

XX йөз башында мәчет (1877 ел), мәдрәсә (1877 ел), мәктәп, су тегермәне, бакалея кибете була; сишәмбе базары эшли (1891 елдан).

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2576 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Мордва Ивановкасы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны Иске Суркино волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.

Хәзер Мәмәт авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда “Чулпан” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Б.Әбдиев).

Халкы кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2013 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда балалар бакчасы (1957 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет бар.

Күренекле кешеләре

Г.Н.Фәрхетдинов (1952 елда туган) – РФ Энергетика министрлыгының мактаулы нефтьчесе, ТРның атказанган нефтьчесе.

Халык саны

1747 елда – 49,
1762 елда – 67,
1811 елда – 164 ир заты;
1850 елда – 588,
1859 елда – 695,
1889 елда – 1040,
1897 елда – 1010,
1910 елда – 1118,
1920 елда – 1241,
1926 елда – 922,
1938 елда – 998,
1949 елда – 952,
1958 елда – 1098,
1970 елда – 1268,
1979 елда – 762,
1989 елда – 606,
2002 елда – 634,
2010 елда – 729,
2015 елда – 818 кеше (татарлар).