Эчтәлек

1990 елларда татар халкының экстерриториаль вәкиллекле органы булуга дәгъва итә. Милли Мәҗлесне оештыру һәм эчтәлеге концепциясенең төп нигезләмәләре Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (БТИҮ) 2 нче корылтаенда (1991 елның 15–16 феврале) кабул ителгән 2 нче программасында җентекләп аңлатыла. Концепция авторлары Милләт Мәҗлесенең (1917 елның 20 ноябре — 1918 елның 11 гыйнвары, Уфа шәһәре) тарихи тәҗрибәсенә таяна. Алар фикеренчә, 1990 еллар башында татар халкының милли вәкилләрдән сайланган органы булмау, Татарстан парламентының (1995 елга кадәр — Югары Совет, аннары — ТРның Дәүләт Советы), этник як исәпкә алынмыйча, республикада яшәүче барлык гражданнар вәкилләре органы буларак, милли мәнфәгатьләрне тиешенчә чагылдыра алмавы Милли парламент төзү зарурлыгын китереп чыгара. Милли Мәҗлес бөтен татар халкының вәкиллекле органы булыр, татар милли суверенлыгының һәр ике төрен: «дәүләти-территориаль» һәм экстерриториаль милли-мәдәни мохтарият төрләрен тәшкил итәр дип уйланыла. Дәүләт хакимиятенең республика органнары белән каршылыклар килеп чыкмасын өчен Милли Мәҗлес дәвамлы вакыт арасында төзелергә тиеш була. Ләкин 1991–1992 еллар чигендә республикада сәяси вазгыять кискенләшү сәбәпле, татар милли хәрәкәтенең радикаль канаты вәкилләре Милли Мәҗлес булдыруны тизләтергә карар итәләр. 1991 елның ноябрендә алар оештыру комитеты төзиләр (рәисе — З.Л.Зәйнуллин). 1992 елның 1–2 февралендә Казанда 1 нче Бөтентатар корылтае була, анда Татарстаннан һәм элеккеге СССРның төрле төбәкләреннән 877 делегат катнаша. Корылтайда берничә нигезләмә кабул ителә, кайберләренә «закон» статусы бирелә (мәсәлән, «Татарстан республикасының дәүләт бәйсезлеге турында», «Бөтентатар халык корылтае һәм Милли Мәҗлес турында», «Халык җыеннары һәм Милли Мәҗлеснең җирле органнары турында»). Шушы документлар нигезендә, корылтайлар арасында милли парламент эшчәнлеген алып бару өчен Милли Мәҗлеснең беренче составы төзелә (79 депутат). Рәисе итеп Т.М.Абдуллин, рәис урынбасарлары итеп Ә.Г.Мәхмүдов һәм З.Л.Зәйнуллин сайлана. Барлыгы 4 корылтай җыела (барысы да Казанда): 2 нчесе — 1994 елның 19 февралендә, 3 нчесе — 1997 елның 15 мартында, 4 нчесе 2004 елның 17 апрелендә уздырыла. Милли Мәҗлес сессияләрендә рәис һәм аның урынбасарлары җитәкчелегендә президиум, секретариат һәм тармак комиссияләре (мандат, диаспора белән эшләү, халыкара, икътисад, финанс һ.б.) сайлана. 1992 елда Милли Мәҗлеснең 1 нче сессиясендә башкарма орган — Милли Идарә оештырыла, 2 нче корылтайда ул бетерелә; 4 нче корылтайда «Татар халкының Милли Мәҗлесе» иҗтимагый оешмасы Уставы кабул ителә. Шушы вакыттан Милли Мәҗлеснең җитәкче органнарын съезд (4 елга бер чакырыла), совет һәм президиум тәшкил итә. Съездда катнашучылар президиум һәм ревизия комиссиясен, президиум — Милли Мәҗлес рәисен, аның урынбасарларын, секретарен сайлый. Совет президиум әгъзалары һәм Милли Мәҗлеснең җирле бүлекләре вәкилләре составында оеша. Милли Мәҗлес рәисләре: Т.М.Абдуллин (1992–1994), Ф.Ә.Бәйрәмова (1994–1997), А.Хәлим (1997–2001), Г.С.Галиуллин (2004 елдан).

Милли Мәҗлес, эшчәнлеге иҗтимагый берләшмәләр турындагы законнарга туры килмәү сәбәпле, республиканың юстиция органнарында теркәлми. 1990 елларда Милли Мәҗлес үз эшчәнлеген идеологик характердагы программ документларга — И.Г.Әмирханов җитәкчелегендә эшләнгән һәм 1996 елда кабул ителгән «Татар халкы Кануны (Конституциясе)» һәм «Гаилә кодексы»на нигезләнеп алып бара. Әлеге документларның беренчесе татар милләтен күтәрү татар милләтчелеге, төркичелек һәм исламчылык принципларын милли аңга сеңдерү һәм тормыш рәвешенә әверелдерү аша гына мөмкин булачак дип раслый. Милли Мәҗлес идеологлары конфессиональ хокукның (шәригать) милли (конституцион) хокуктан өстенлеген шарт итеп куючы мөселман тәртипләрен татарлар яшәгән һәр җирдә гамәлгә кертүне зарури дип саныйлар. Шуның белән бергә алар исламга консерватив-саклагыч функция үтәргә тиешле дини тәгълимат итеп карыйлар. Милли Мәҗлеснең сәяси активлыгы эшчәнлегенең башлангыч чорында югары була. 1992 елның февралендә 1 нче Бөтентатар корылтаен җыю идеясе хакимиятнең дәүләт органнары функцияләренең кайберләрен Милли Мәҗлес карамагына тапшыруны кирәк санаучы радикаль милли агым тарафдарлары һәм аларга каршылар арасында республика күләмендә кискен сәяси бәхәс китереп чыгара. Урталыктагылар (Д.М.Исхаков, Р.С.Хәкимов) радикалларны дәүләт хакимиятенә омтылулары белән Милли Мәҗлес идеясенең асылын бозу, абруен какшатуда гаеплиләр. Корылтай узганнан соң, аның кайбер карарлары ТР Югары Советы депутатлары тарафыннан тәнкыйть ителә. Милли Мәҗлес җитәкчелек, республика хакимиятенең рәсми органнары һәм җәмәгатьчелек белән конструктив хезмәттәшлеккә ирешә алмый. Шушы шартларда сәяси инициатива акрынлап республиканың рәсми җитәкчелегенә күчә һәм җитәкчелек карары белән 1992 елның июнендә, Милли Мәҗлес җыйган корылтайга альтернатива буларак, Бөтендөнья татар конгрессы (БТК) уздырыла, анда татар милли хәрәкәтенең радикализмга каршы активистларының күпчелеге катнаша. Татар милли бәйсезлек партиясе «Иттифакъ» (Милли Мәҗлес сәясәтен башлыча шушы партия билгели) җитәкчелеге 1992 елның 21 июлендә татар халкының милли хәрәкәтләре һәм фиркаләре исеменнән сәяси мөрәҗәгать бастырып чыгара, анда Милли Мәҗлес «татар халкы мәнфәгатьләрен чагылдыручы бердәнбер» сәяси көч буларак игълан ителә. Милли Мәҗлес әгъзалары ТР Конституциясен, «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Шартнамәне тәнкыйть итәләр, Татарстанның бәйсезлеге мәсьәләсен күтәрәләр, Россия белән мөнәсәбәтләрдә республиканың ассоциацияле статусына, шулай ук ТР да ике дәүләт теле — татар һәм рус телләре булу, ягъни Конституция белән беркетелгән икетеллелек принцибына каршы чыгалар. 1990 еллар уртасында Милли Мәҗлес җитәкчелеге төп игътибарны татар халкының рухи тормышында дин йогынтысын көчәйтүгә юнәлтә. 1990 елларның 2 нче яртысыннан республикадагы сәяси процессларда Милли Мәҗлеснең роле әллә ни сизелми. 2004 елда яңа җитәкчелек Милли Мәҗлес эшчәнлеген тергезерга омтылыш ясый, әмма үз башлангычларында теләктәшлек тапмый.

Әдәбият

Терентьева И.В., Беляков Р.Ю., Сафаров М.Ф. Республика Татарстан: Политические партии, движения, лидеры. К., 2001.

Автор – М.Ф.Сәфәров