- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 70 км төньяк-көнбатыштарак, Кичү елгасының сулъяк кушылдыгы буенда урнашкан
Авылга 1924 елда Яңа Алан авылы кешеләре нигез сала. Беренче исеме – Борисовка.
Нигез салынган көннән авыл ТАССРның Чаллы кантонының Кузай волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Чишмә, 1944 елның 19 февраленнән – Ямаш, 1956 елның 7 декабреннән – Яңа Чишмә, 1963 елның 1 февраленнән Әлмәт районында.
Хәзер Борискино авыл җирлеге үзәге.
1930 елларда авылда “Победа” совхозы оештырыла, ул 2011 елга кадәр эшли.
Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
2012 елга кадәр башлангыч мәктәп була. Балалар бакчасы (1991 елдан), мәдәният йорты, китапханә бар.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.