Эчтәлек

Казандагы «Хузайфа ибн әл-Ямани» мәчете

Мөхәммәт пәйгамбәрнең көрәштәше, хәрби җитәкче һәм күп кенә хәдисләрне төзүче (?-656) хөрмәтенә атала.

1996–1997 елларда архитектор В.Е.Белицкий, инженер А.Г.Хәйретдинов проекты буенча төзелә. Казанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, 10 нчы микрорайонда урнашкан. Өстә гөмбәзле, аста намаз уку заллары, төньякта дүрт яруслы манарасы булган ике катлы бина. Мәчетнең яктыртылган эргә катында зур булмаган зал, уку һәм эш бүлмәләре бар. Ирләр өчен төньяктан һәм хатын-кызлар өчен көнчыгыштан аерым керү юллары гардероблы булган вестибюльләргә илтә. Хатын-кызлар өчен зал 1 нче катның көньяк өлешендә урнашкан, ул 2 нче катка көньяк-көнчыгыш почмактагы баскыч белән тоташтырылган. Ирләр өчен билгеләнгән 2 нче катка вестибюльдән манара тирәли эшләнгән өч маршлы баскыч күтәрелә. Ирләр залындагы квадрат 4 колонна сигез кырлы яктылык барабаны һәм очлаеп тәмамланган гөмбәзне тота. Көньяк фасадтагы ярымтүгәрәк михраб ике яклап дивар чыгынтылары белән чикләнгән һәм бер кыеклы түбә белән капланган. Мәчетнең гөмбәзе күчәргә карата кыек түбәләр белән «төньяк-көньяк» өлешләргә бүленә. Өскә таба квадрат кырлары кечерәя барган дүрт яруслы манара кечкенә чатыр белән төгәлләнә. Кирпеч диварлар штукатурланган һәм яшел-зәңгәр төскә буялган. Фасадлар фигуралап ясалган кәрнизләр һәм парлы тар тәрәзәләр ясалган тирән булмаган куышлыклар белән бизәлгән.

Әдәбият

Мечети Татарстана / Сост. Х.Г.Надырова, Р.Р.Салихов, Р.Р.Хайрутдинов. К., 2000.

Автор — Х.Г.Надыйрова