Эчтәлек

1861 елның 9 ноябреннән 1917 елның октябренә кадәр эшли. Сәүдәгәрләр клубының 1869 елның августында расланган Уставы буенча, клуб эшчәнлегенә караган барлык мәсьәләләрне башында староста торган 7 кешелек Аксакаллар советы (клуб әгъзалары арасыннан 3 ел саен сайлана) хәл итә. Сәүдәгәрләр клубында тантаналы җыелышлар, бәйрәмнәр, хәйрия кичәләре, шәһәрнең мактаулы кунаклары белән очрашулар уздырыла, балалар бәйрәмнәре, бию кичәләре, баллар, маскарадлар оештырыла. Клуб каршында буфет, китапханә һәм уку залы эшли. Май җитүгә, Рус Швейцариясендә аның җәйге йорты ачыла. 19 йөзнең ахырында Сәүдәгәрләр клубы өчен бина салына, анда хәзер Казан яшь тамашачылар театры урнашкан.

Әдәбият

Свердлова Л.М. На перекрёстке торговых путей. К., 1991.