Биографиясе

1929 елның 15 декабре, Киров шәһәре – 1985 елның 10 августы, Казан.

Киров авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң (1952 ел), Казан ветеринария институтында эшли. 1956 елдан Алтай авыл хуҗалыгы институтында, зоотехния факультеты деканы (1962–1965 еллар).

1967 елдан Казан ветеринария институтында, 1969–1974 елларда проректор, 1977–1985 елларда зоогигиена кафедра мөдире.

Медальләр белән бүләкләнә.

Фәнни эшчәнлеге

Чебешләрнең үсүенә һәм җитлегүенә ясалма яктылык чыганакларының, авыл хуҗалыгы терлекләре организмының физиологик реакциясенә сәнәгать тавышлары тәэсирен тикшерә.

Яшькә, физиологиягә, тукландыру дәрәҗәсенә, терлек абзарларының гигиена торышына бәйле рәвештә мөгезле эре терлекләрнең табигый ныклыгын, организмнарында газ, энергия алмашын, җылылык тапшыру юлларын өйрәнә.

Хезмәтләре

Справочник по гигиене сельскохозяйственных животных. М., 1975 (автордаш).

Әдәбият

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873-2006 гг.). Казань, 2006.

Автор – Е.П.Дудырева