Тарихы

XIX йөзнең икенче яртысында Иске Байлар авылыннан чыгучылар тарафыннан нигезләнә. Халкы асабалар катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, икмәк саклау-сату кибете, су тегермәне, бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1398 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Күзкәй волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1984 елның 4 июненнән – Тукай районында.

Хәзер – Күзкәй авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда «Чәчкәле» колхозы оештырыла. 1958 елда хуҗалыкның исеме Молотов исемендәге колхоз дип үзгәртелә (үзәк утары – Югары Байлар авылы). 1961 елдан авылда – «Ярыш» (үзәк утары – Күзкәй авылы), 1989 елдан – бүленеп чыккан «Чәчкәле» колхозлары, 1997 елдан – «Чәчкәле» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2006 елдан «Чәчкәле» авыл хуҗалыгы предприятиесе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1932–1998 елларда башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (1935 елдан, 1996 елдан – яңа бинада), китапханә (1996 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.

Авыл янында төзекләндерелгән «Каран» чишмәсе урнашкан.

Күренекле кешеләре

Ә.Г.Мусин (1937 елда туган) – география фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республиксының атказанган фән эшлеклесе.

Халык саны

1897 елда – 425,
1906 елда – 522,
1913 елда – 636,
1920 елда – 676,
1926 елда – 510,
1938 елда – 611,
1949 елда – 437,
1958 елда – 555,
1970 елда – 553,
1979 елда – 387,
1989 елда – 252,
2002 елда – 270,
2010 елда – 276,
2020 елда – 232 кеше (татарлар).