Биографиясе

XVII–XVIII йөзләргә караган тарихи әдәбиятта Тукый хан улы, болгарлар идарәчесе буларак телгә алына. Мөхәммәд пәйгамбәрнең өч сәхабәсе йогынтысында ислам динен кабул иткән, шуларның берсенә үз кызын биргән, дип фараз кылына. Әлеге сәхабә Болгар илендә ислам динен тараткан, диелә.

Әдәбият

Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан, 1989.