Минзәлә елгасының (Кама елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 11,6 км, бассейнының мәйданы 69,5 км2. Сарман районы территориясеннән ага. Елга башы Сарысаз-Тәкермән авылыннан 3 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Шәрләрәмә авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 180 м, тамагыныкы – 92 м. Су җыелу мәйданында урман үсемлекләре үсми диярлек.

Сарсазның 0,8 дән 2,5 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,23 км/км2. Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 0,5-1 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Елга җәен урыны-урыны белән кибә. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 91 мм, ташу агымы катламы 75 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрель башында башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,01 м3/с.

Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 300-400 мг/л, кышын һәм җәен 400-700 мг/л.