- РУС
- ТАТ
Татарстанның Әлмәт районындагы авыл. Әлмәт шәһәреннән 25 км төньяк-көнчыгыштарак, Болгар елгасы (Урсалы елгасының уң кушылдыгы) буенда урнашкан
Авылга 1918 елда Яңа Кәшер авылы кешеләре хутор буларак нигез сала.
Нигез салынган көннән авыл Самара губернасының Бөгелмә өязе Урсала волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Әлмәт районында.
Хәзер Яңа Кәшер авыл җирлеге составына керә.
1930 елларда авылда “Большевик” колхозы оештырыла.
Халкы күбесенчә кырчылык һәм сарык асрау белән шөгыльләнә.
Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.
1926 елда – 269,
1938 елда – 385,
1949 елда – 301,
1958 елда – 201,
1970 елда – 216,
1979 елда – 139,
1989 елда – 25,
2002 елда – 74,
2010 елда – 107,
2015 елда – 250 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.