Тарихы

Беренче исеме – Белый Ключ.

Авылга күчеп килгән татарлар Яңа Михайловка (Шарлама) авылы янында 1907−1909 елларда нигез сала.

1917 елга кадәр авылда мәчет эшли (1930 елларда мәчет бинасы клубка бирелә).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Иске Кәшер волостена керә. 1920 елдан ТАССРның – Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантоны составында.

1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән Әлмәт районында.

Хәзер Яңа Кәшер авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Үрнәк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – М.Шакиров), аннары “Большевик” колхозына үзгәртелә.

Халкы күбесенчә кырчылык белән шөгыльләнә.

Авылда фельдшер-акушерлык пункты бар.

Мәгариф

Совет чорында башлангыч мәктәп эшли.

Халык саны

1926 елда – 146,
1938елда – 268,
1949елда – 264,
1958елда – 270,
1970елда – 159,
1979елда – 130,
1989елда – 68,
2002 елда – 91,
2010 елда – 105,
2015 елда – 167 кеше (татарлар).