Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына, 1557 елдан – рус авылы. Беренче исеме – Икимень (Искимень), XVIII йөз башыннан хәзерге исемдә.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. XVII – XIX йөзләрдә алар бер үк вакытта берничә дворян милкендә булалар, шулар арасында химик А.М.Бутлеровның борынгы бабалары бар. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

XX йөз башында җил тегермәне, вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 344,05 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Чырпы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1944 елның 19 февраленнән – Салтан, 1946 елның 5 апреленнән – Корноухово, 1954 елның 19 ноябреннән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Урта Девятово авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елдан – “Искра”, аннары – “Память Ленина” колхозы, 1957 елдан 25 Октябрь исемендәге совхоз (Александровка, Түбән Кармачы, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселоклары, Бутыри, Владимировка (юкка чыккан), Державин, Емельяново, Смолдеярово, Урта Девятово авыллары) составында.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлеге – Мәмәт табылдыклары (неолит дәвере) ачыклана.

Халык саны

1646 елда – 208,
1782 елда – 233 ир-ат;
1859 елда – 139,
1897 елда – 212,
1908 елда – 231,
1920 елда – 157,
1926 елда – 180,
1938 елда – 186,
1949 елда – 182,
1958 елда – 102,
1970 елда – 94,
1979 елда – 38,
1989 елда – 17,
2002 елда – 1,
2010 елда – 1,
2017 елда – 4 кеше (руслар).