Тарихы

Авылга 1730 елларда Яңа Салман авылыннан күчеп килүчеләр нигез сала.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге йомышлы татарлар, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халыкның төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек.

Авылда мәчет 1831 елдан ук билгеле. 1881 елда яңа җәмигъ мәчет төзелә.

1880 еллар ахыры – 1890 еллар башында мәктәп ачыла (1895 елда 19 ир бала һәм 13 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 2 ярма яргыч, мануфактура һәм бакалея кибетләре эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1187 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елда Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә.

1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елдан авыл “Салман” совхозы бүлекчәсенә керә. 1999 – 2003 елларда “Салман” авыл хуҗалыгы җитештерү коопиративы була.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

2016 елга кадәр авылда клуб була.

Күренекле кешеләре

Г.М.Сафин (1949 елда туган) – уролог, ТРның һәм РФнең атказанган табибе, 7 нче номерлы Казан шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибе (1991 – 2008 еллар).

Халык саны

1782 елда – 59 ир заты;
1859 елда – 393,
1908 елда – 693,
1920 елда – 672,
1926 елда – 257,
1938 елда – 229,
1949 елда – 192,
1958 елда – 198,
1970 елда – 171,
1979 елда – 104,
1989 елда – 54,
2002 елда – 47,
2010 елда – 37,
2015 елда – 29 кеше (татарлар).