Кооперация буларак берләшкән берничә хуҗалык уртактан җир эшкәртә һәм җитештерелгән продукцияне җан башы саныннан чыгып бүлә. Татарстанда шундый беренче коммуналар Гражданнар сугышы чорында ук барлыкка килә; мәсәлән «Карл Маркс» (Каймар авылы), «Надежда» (Колсәет авылы), «Красный луч» (Киндерле авылы) һ.б. Алар, башлыча, батраклар, ярлылар һәм авылга кайткан эшчеләр тарафыннан элекке алпавытлар җирләрендә оештырыла. ТАССРда 1920 елның 1 октябренә шундый 20 коммуна, 1928 елның 1 октябренә 9 коммуна теркәлә. Коммуналар авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчәнлегендә зур роль уйнамыйлар, чөнки җир эшкәртүдә рентабельсез ысуллар һәм иске технологияләр кулланыла. 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында — крәстиян хуҗалыкларын күмәкләштерү барышында авыл хуҗалыгы коммуналары колхозларга әверелдерелә.

Автор – Р.В.Шәйдуллин