Казанда урнашкан.

Эшләүчеләр саны – 140 кеше (2014); төп продукциясе – төрле модификациядәге су краннары, сөлге киптергечләр. 1941 елда Луганск шәһәреннән (Украина) эвакуацияләнгән һәм 6 нчы тегү фабрикасы территориясендә урнаштырылган Союзкүләм 543 нче завод җирлегендә оештырыла, сугыш патроннары эшләп чыгара. 1947 елда Казан союзкүләм механика заводы итеп үзгәртелә һәм халык куллануы товарлары (тәрәзә һәм ишекләргә куелучы металл кирәк-яраклар, санитария-техник арматура – барлыгы 23 исемдә) җитештерүгә күчерелә.

1957 елдан Казан «Сантехника» механика заводы дип атала, 1991 елдан арендадагы предприятие, 1992 елдан акционерлык җәмгыяте. Предприятие структурасына төп җитештерү (кою-механика, гальваника, җыю) цехлары һәм ярдәмче цехлар керә. Реконструкцияләр, модернизация, яңа куәтләр (инструментлар цехы һ.б.) сафка басу, җитештерүнең техник җиһазландырылу дәрәҗәсе күтәрелү (цилиндрлы механизм детальләре һәм ачкычлар эшләү өчен чит илләрдән кайтартылган җиһазлар урнаштырылу, «Силлем» автомат линиясе, санитария-техник арматура детальләрен шомарту-ялтырату операцияләрен башкаручы линияләр корылу) нәтиҗәсендә җитештерү күләме күпкә арта.

Технологияләрне өзлексез камилләштерү (20 дән артык, шул исәптән кокиль формага салып кою, җиз һәм корыч детальләрне өч валентлы хром нигезендә саклагыч-декоратив өслек белән каплау технологиясе гамәлгә кертелә) продукциянең сыйфатын яхшырту мөмкинлеге бирә. 1970 елларда төрле модификациядәге су краннары җитештерү – 1,2 млн., йозаклар эшләп чыгару 1 млн. данәгә җитә (1960 еллар белән чагыштырганда, продукция күләме 2 тапкыр арта).

1960–1990 елларда Төзелеш материаллары җитештерү сәнәгате министрлыгының Санитария техникасы фәнни-тикшеренү институты (Мәскәү) белән берлектә предприятиедә 6 исемдәге 18 төр эшләнмә җитештерү оештырыла. 1947–2013 елларда 500 дән артык исемдәге төрле эшләнмә ясау үзләштерелә һәм җитештерелә. 2013 елда төрле модификациядәге 188 мең су краны эшләп чыгарыла.

Чимал белән тәэмин итүче төп предприятиеләр – металл буенча: «Ревда төсле металлар эшкәртү заводы» (Свердловск өлкәсе), «Киров төсле металлар эшкәртү заводы» (Киров өлкәсе), «Бологое металлургия комбинаты» (Тверь өлкәсе), «Цветметобработка» (Владимир өлкәсе Кольчугино шәһәре) акционерлык җәмгыятьләре, «Метснаб» җаваплыгы чикләнгән җәмгыять (Түбән Новгород шәһәре), резина-техник эшләнмәләр буенча: «Кварт» акционерлык җәмгыяте (Казан).

1970–1980 елларда предприятие продукциясе дөньяның 16 иленә чыгарыла, хәзерге вакытта Россия Федерациясе төбәкләренә, Үзбәкстан һәм Казахстанга җибәрелә.

2020 елда ябыла. 

Бүләкләре

Предприятие эшләнмәләре СССР ВДНХсының, бөтенсоюз һәм халыкара конкурсларның алтын, көмеш һәм бронза медальләре, 1997–2013 елларда Бөтенроссия «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсы призлары һәм дипломнары, «Россия сыйфаты программасы» конкурсы дипломы белән билгеләп узыла. Күп кенә эшчеләре дәүләт бүләкләренә лаек була, шул исәптән 1 кешегә Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе дигән мактаулы исем бирелә; 3 кеше – Ленин ордены, 4 кеше – Октябрь Революциясе, 16 кеше – Хезмәт Кызыл Байрагы, 1 кеше – Халыклар дуслыгы, 7 кеше – 3 нче дәрәҗә Хезмәт даны, 25 кеше – «Почет билгесе» орденнары, 29 кеше медальләр белән бүләкләнә.

Предприятие җитәкчеләре

И.И.Игнатович (1942–1950), Г.В.Дмитриев (1950–1958), В.П.Головин (1958–1961), В.В.Ефимов (1961–1970), В.И.Парамонов (1970–1982), Г.Т.Сабиров (1982–1988), Р.Л.Аргушян (1988–1995), Ә.М.Мөхәммәтзакиров (1995–2003), М.В.Латыйпов (2003 елдан).

Әдәбият

Михайлов В. Завод һәм аның кешеләре // Татарстан коммунисты. 1960. № 1.

Мөхәммәтзакиров Ә. Җитәкче нинди генә булмасын, аның хезмәте ил тудырган шартларга бәйле // Татарстан. 1999. № 9.

Могучая сила ответственности. Казань, 1964.

Мухаметзянов Ф. Комплексно решая вопросы качества // Коммунист Татарии. 1985. № 8.

Аргушян Р. Акционерное общество «Сантехприбор» // Бизнес. 1993. № 7–8. Автор – М.Җ.Гаитов