Биографиясе

1960 елның 11 августында Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туган.

Түбән Кама химия-технология институтын тәмамлый (1988). 1980 елдан Түбән Кама шәһәрендә яши, «Түбәнкаманефтехим», «Түбәнкамашин» җитештерү берләшмәләрендә эшли. 1982–1988 елларда Төзүчеләр клубында сәнгать җитәкчесе.

1988 елдан Казанда: Татар дәүләт филармониясендә автор-башкаручы, җырчы, К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире.

Иҗаты

Беренче әсәрләре 1980 елларда «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында басыла.

З.Хәкимнең чынбарлыкны поэтик тоюының нигезендә – хәзерге заманны һәм көнкүрешне экзистенциаль һәм трагик кабул итү: «Сентябрь алмалары» исемле шигырьләр, афоризмнар һәм җырлар җыентыгы (2004).

Иҗатының башлангыч чоры прозасына совет чорын сатирик сурәтләү, коммунистик идеологияне мифлардан арындыру, иҗтимагый аң стереотипларын җимерү хас. З.Хәким әсәрләрендәге чынбарлык – буталчык халәттә, социаль, икътисади, әхлакый элемтәләр җимерелгән сурәттә күз алдына килеп баса. Шагыйрь вакыйгаларның асылына керергә, рухилыкны, күпгасырлык халык гореф-гадәтләрен югалтуның сәбәпләрен ачарга тырыша. З.Хәким иҗатының лейтмотивы кеше үз-үзен үзгәртеп кенә дөньяны яңадан төзи ала дигән фикердән гыйбарәт: «Курку» (1992), «Әүлия кабере» (1994) повестьлары, «Агымсуда ни булмас» (1995), «Гөнаһ» (1997, русчага тәрҗемәдә «Трясина», 1999) романнары.

Әлеге чор драматургиясенә экспериментальлек, мифологик сюжетларга нигезләнгән тәҗрибәләр үткәрү, мәдәни модель эзләү юлы белән дөнья буталчылыгында гармония табарга омтылу хас. Мифларга таяну дөньяны милли кабул итүне чагылдыру алымы булып тора. Мәсәлән, «Мәңгелеккә изге сәфәр» романтик драмасының (1996) сюжеты (вакыйгалар Х йөздә бара) Болгар дәүләтендә ислам дине кабул итү турындагы риваятьләргә һәм гарәп сәяхәтчесе Ибне Фазлан язмаларына нигезләнә. Шагыйрь тудырган яңа миф заманча пьесаның тарихи материалын конкретлаштыруга, детальләштерүгә хезмәт итә.

З.Хәкимнең күпчелек пьесалары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела. Алар арасында – «Су төбендә сөйгәнем» (1992 елда куела), «Кишер басуы» (1994 елда куела), «Җүләрләр йорты» (1996 елда куела), «Күрәзәче», «Килә ява, килә ява» (икесе дә 1998 елда куела).

2000 еллар башыннан язучы иҗатында үзәк урынны милли мәсьәләләр били. Автор аларны гомумкешелек дәрәҗәсенә күтәрергә омтыла – «Мин төш күрдем» (2000 елда куела), «Чапты атым Казанга» (2001 елда куела), «Ява карлар, ява карлар» (2002 елда куела), «Телсез күке» (2004 елда куела), «Бит» (2004 елда куела), «Мылтык» (2008 елда куела) һ.б.

З.Хәким пьесалары Татарстан Республикасы, Башкортстан шәһәрләре театрларында, Мәскәү, Баку, Оренбургта һ.б. шәһәрләрдә куела.

Милли драматургиянең барлык жанрларын һәм жанр формаларын үзләштереп, актив гражданлык позициясе булган З.Хәким үз сәнгать дөньясын XX–XXI йөзләр чигендәге Европа һәм рус мәдәниятләренең авангард алымнары ярдәмендә төзи. Комедия һәм трагикомедия жанрында чынбарлыкны тәнкыйтьләү һәм индивидуаль психологик анализ өчен автор «сүз карнавалы» алымыннан файдалана. Сатира объектын җәмгыять һәм ил масштабына кадәр киңәйтү җүләрләр йорты («Җүләрләр йорты», 1995), коммуналь фатир («Ухожу я, ухожу», 2000), авыл («Чапты атым Казанга», 2001), маскалар («Бит», 2003) кебек тотрыклы социум образларын куллану хисабына башкарыла. Аларның һәрберсе зур метафорик көчкә ия, гомуми яссылыкта тоталитар режимның һәм, аерым алганда, кеше җанының моделен күрсәтеп бирә («Гасыр моңы» драмасы, 2006).

З.Хәким – сүзләрен һәм музыкасын үзе иҗат итүче автор-башкаручы. Җырларына фәлсәфи эчтәлек, фольклор мотивларына һәм символикасына мөрәҗәгать итү, халык җырларына охшатып башкару хас.

Публицистик иҗаты традицион кыйммәтләрне һәм әхлакый нигезләрне саклау мәсьәләләренә багышлана.

Бүләкләре

Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2009) лауреаты.

Әсәрләре

Сайланма әсәрләр: 3 томда. Казан, 1997.

Әдәбият

Әхмәдуллин А.Г. Офыклар киңәйгәндә. Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 2002.

Закирҗанов Ә.М. Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 2004.

Нигматуллина Ю.Г. «Запоздалый модернизм» в татарской литературе и изобразительном искусстве. Казан, 2002.

Саттарова А.М. Современная татарская драматургия (1985–2000 гг.): Концепция эпохи и героя. Казань, 2003.

Авторы – Д.Ф.Заһидуллина