Тарихы

Авылга 1690 елларда йомышлы татар Рыс Клекеевка бирелгән җирләрдә нигез салына.

1920 елларга кадәр Татар Чиябашы авылы белән бергә рус һәм татар өлешләреннән торган Чиябаш авылы дип йөртелә. Революциягә кадәрле чыганакларда Починок Рысов, Рысова Поляна исемнәре белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (элеккеге икътисади һәм ясаклы крәстияннәр, казна хезмәтендәгеләр, татарлар, шул исәптән керәшеннәр, чуашлар, руслар). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, он тарту, мичкә ясау, урман химиясе кәсепчелеге, сәүдә, арба, чана, читән арба җитештерү.

1827 елда авылда мәчет төзелә, 1880 елда яна, яңасы торгызыла. 1886 елда мәктәптә 27 ир бала, 1895 елда – 40 ир бала һәм 40 кыз бала укый. 1890 еллар ахыры – 1990 еллар башында икенче яңа мәчет була.

1896 елда агачтан Сергий Радонежский чиркәве төзелә (1930 елда ябыла, бина авыл клубына бирелә). Авылда шулай ук иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе була(1970 еллар ахырында элеккеге гыйбадәтханә һәм чиркәү биналары җимерелә).

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1903 елда 38 ир бала һәм 24 кыз бала укый), кредит ширкәте, 13 тегермән, 14 вак-төяк кибете була (кайбер биналар сакланган).

Авыл җиренең имана җире 4293 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Юхмачы волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1935 елның 10 февраленнән – Кузнечиха, 1944 елның 19 февраленнән – Юхмачы, 1956 елның 7 декабреннән – Кузнечиха, 1960 елның 28 октябреннән – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Чиябашы авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 – 1931 елларда “Спартак” колхозы оештырыла (беренче рәисе – П.М.Кологреев), 1958 елда “Трудовик” колхозы составына керә. 2001 – 2006 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Чиябаш” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1917 елдан соң авылда рус балалары өчен башлангыч мәктәп ачыла (иске дин тарафдарлары гыйбадәтханәсе бинасында), 1950 елда җидееллык, соңрак – башлангычка үзгәртелә, аннан ябыла.

Авылда мәдәният йорты (1971 елдан), китапханә бар.

Авыл янында курган тибындагы 3 археология истәлеге табыла.

Халык саны

1782 елда – 188 ир заты;
1859 елда – 1379,
1897 елда – 2379,
1908 елда – 2783,
1920 елда – 1490,
1926 елда – 1122,
1938 елда – 589,
1949 елда – 546,
1958 елда – 420,
1970 елда – 290,
1979 елда – 201,
1989 елда – 105,
2002 елда – 91,
2010 елда – 88,
2015 елда – 80 кеше (руслар, татарлар).