Тарихы

Авылга йомышлы татарлар 1692 елга кадәр нигез сала. Революциягә кадәрле чыганакларда Меметчелеева исеме белән билгеле.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә (йомышлы һәм ясаклы татарлар, шул исәптән керәшеннәр, казна хезмәтендәгеләр). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

Авыл 1878 – 1879 еллардагы татар крәстияннәре кузгалышлары үзәге була.

1885 елда мәчет төзелә (моннан алдагысы 1833 елда төзелгән), мәктәп ачыла (1886 елда 30 ир бала, 1895 елда – 20 ир бала укый).

1905 елда иске мәчет урынына А.Мансуров проекты буенча яңа мәчет төзелә (республика әһәмиятендәге архитектура истәлеге, ачылганнан бирле өзлексез эшли). 1906 елда мәдрәсә ачыла.

XX йөз башында авылда җил тегермәне, 2 вак-төяк кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1367 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Мораса волостена керә. 1920 елда ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер авыл Яңа Үргәгар авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда колхоз оештырыла, 1957 елда “Актай” совхозы составына керә, 1988 елда – “Үргәагар” совхозы. 2003 елдан авыл хуҗалыгы җитештерү “Үргәагар” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авылда клуб (аның каршында 2013 елдан үзешчән “Мунча ташы” театр коллективы эшли; җитәкчесе – Г.Г.Фәритова), китапханә бар.

Күренекле кешеләре

И.Х.Хәмидуллин (1923 – 1998 еллар) – партия-дәүләт эшлеклесе, ТАССРның прокуроры (1961 – 1981 еллар).

Халык саны

1782 елда – 172 ир заты (Яңа Үргәагар авылы халкы белән бергә);
1859 елда – 857,
1897 елда – 1080,
1908 елда – 1018,
1920 елда – 1125,
1926 елда – 585,
1938 елда – 497,
1949 елда – 577,
1958 елда – 602,
1970 елда – 341,
1979 елда – 267,
1989 елда – 189,
2002 елда – 146,
2010 елда – 118,
2015 елда – 131 кеше (татары).