Тарихы

Авылга XVIII йөзнең икенче яртысында нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә, XIX йөзнең беренче яртысында алпавыт А.Г.Киселёвка карый. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1886 елда укырга-язарга өйрәтү мәктәбе ачыла (1886 елда 12 ир бала һәм 2 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда 2 җил тегермәне, тимерчелек, ярма яргыч, 2 бакалея кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1456 дисәтинә тәшкил итә.

Авыл Лебяжье авылы Рождественский чиркәве приходына карый (хәзер Алексеев районы).

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Спас өязе Базарлы Матак волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Спас кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Спас, 1935 елның 25 гыйнварыннан – Әлки, 1963 елның 1 февраленнән – Куйбышев, 1965 елның 12 гыйнварыннан Әлки районында.

Хәзер Салман авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Красная Хлебодаровка” колхозы оештырыла, 1957 елда “Салман” совхозы составына керә. 1988 елдан мөстәкыйль “Хлебодаровка” совхозы үзәк утары. 2002 – 2003 елларда авыл хуҗалыгы җитештерү “Хлебодаровка” кооперативы.

Халкы күбесенчә “Кызыл Шәрекъ Агро” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 елларда авылда җиделлык мәктәп ачыла, 1976 елда – башлангыч, 1985 елда – тулы булмаган, 1993 елда – урта мәктәп-балалар бакчасы, 2003 елда – урта, 2016 елда – тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда балалар бакчасы (2003 елдан), клуб, фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

В.Н.Прохоров (1924 – 1992 еллар) – Социалистик Хезмәт Герое, бүлек идарәчесе, “Салман” совхозы бригадиры, Ленин ордены, II дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры. Авыл урамы аның исемен йөртә, мәктәп бинасында истәлек тактасы куелган.

Халык саны

1859 елда – 709,
1908 елда – 709,
1920 елда – 713,
1926 елда – 529,
1938 елда – 363,
1949 елда – 216,
1958 елда – 172,
1970 елда – 142.
1979 елда – 97,
1989 елда – 73,
2002 елда – 139,
2010 елда – 119,
2015 елда – 130 кеше (руслар).