Биографиясе

1914 елның 15 июле, Самара губернасының Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Потап Томбарлысы авылы – 1973 елның 15 мае, шунда ук.

Тулы булмаган урта белем ала. 1932 елдан Баулы районы халык мәгарифе бүлегендә инструктор булып эшли.

1936 елдан Кызыл Армиядә.

Кече лейтенантлар курсын тәмамлый (1940).

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 547 нче миномёт полкы дивизион командиры. Брянск, Көнбатыш, Үзәк һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Мәскәү сугышында (1941–1942), Орёл һөҗүм операциясендә (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә (1945) катнаша.

Нойлитцен торак пункты тирәсендә (Врицен шәһәреннән 13 км төньяктарак, Германия) Одер елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә. Оператив рәвештә элемтә урнаштыра һәм, пехота таләпләре буенча ут яудырып, плацдармны киңәйтү сугышларына булыша.

Сугыштан соң туган авылында яши. Баулы район Советы башкарма комитетында, урман хуҗалыгында эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Герой бюстлары Баулы шәһәренең Җиңү мәйданында һәм Потап Томбарлысы авылында урнаштырыла. Баулыда аның исеме белән урам атала. Потап Томбарлысы төп мәктәбе бинасына мемориаль такта куела.

Әдәбият

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. Казань, 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы — Книга Героев. Казань, 2000;

Населённые пункты Республики Татарстан: иллюстрированная энциклопедия: в 3 т. Казань, 2018. Т. 1. С. 528, 531, 546, 547;

Книга Героев = Батырлар китабы / сост.: М.В.Черепанов, Е.В.Панов. Казань, 2022. С. 57.

Авторлар — В.А.Шагалов, Л.М.Айнетдинова, Г.Х.Галимуллина