Административ-территориаль буйсынуы

1925 елда Зәй-Каратай авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.

Оештырылган вакытыннан ТАССРның Бөгелмә кантоны Габдрахман волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Әлмәт, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Зәй-Каратай авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Кызыл Байрак” колхозы оештырыла, 1958 елдан “Уңыш” колхозы составында (Зәй-Каратай авылы), 1995 елдан – “Уңыш” күмәк предприятиесе, 2011 елдан – “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халык саны

1926 елда – 387,
1938 елда – 406,
1949 елда – 430,
1958 елда – 468,
1970 елда – 282,
1979 елда – 213,
1989 елда – 53,
2002 елда – 42,
2010 елда – 38,
2017 елда – 35 кеше (татарлар).