Тарихы

1762 елга кадәр Иске Шәйморза авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына. Беренче атамасы – Новопоселённая Темешева, революциягә кадәрге чыганакларда Ромашкино исеме белән дә билгеле.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук курыс-мунчала төшерү кәсепчелеге тарала.

XX йөз башында авылда мәчет (XIX йөз башыннан), мәктәп була; һәр якшәмбедә базар эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2242 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Тимәш авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда “Карамалы” колхозы оештырыла, 1940 елда “Карамалы” һәм “Илькам” колхозлары “Алга” колхозына берләштерелә. 1960 елда “Алга”, “Победитель” (Горкино авылы), “Ватан” (Вәлиев поселогы) һәм “Трудолюбец” (үзәк утары – Яңа Чыршылы поселогы) колхозлары “Путь к коммунизму” совхозына берләштерелә.

1967 елда Тимәш авылы җирләре Лениногорск кошчылык фабрикасына бирелә.

1948 елда авыл янындагы Чияле таудагы 3 нче скважинадан Ромашкино чыганагының беренче нефте алына.

Авыл территориясендә урнашкан предприятиеләр: Ромашкино район нефть үткәргеч идарәсенең (“Транснефть – Прикамье” акционерлык җәмгыяте филиалы) технологик транспорт һәм махсус техника цехы, “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятенең 5 нче нефть һәм газ чыгару цехы, Идел-Кама җитештерү-техник элемтә идарәсе, “Татспецтехснаб” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, пекарня.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1934 елда – колхоз яшьләре мәктәбе, 1951 елда – җидееллык, 1961 елда сигезьеллык (шул ук елны яңа бина төзелә), 1965 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Шулай ук авылда “Ласточка” балалар бакчасы (2015 елдан яңа бинада, 1966 елдан “Ромашка” балалар бакчасы эшли), мәдәният йорты (1969 елдан), 2 китапханә, 2 фельдшер-акушерлык пункты (беренчесе – 1974 елдан, 1934 елда медпункт буларак ачыла, икенчесе – 1981 елдан), мәчет (1998 елдан) бар.

2019 елда Ә.З.Галиев исемендәге парк ачыла (Тимәш авылында яши, гомере буе 3 нче скважинада эшли).

Мәдәният йорты каршында “Гармония”, “Креатив”, “Мозайка” – театр, “Звездочка”, “Импульс” – хореография (барысы да – 2010 елдан), “Лейся, песня”, “Капелька”, “Нежность” – балалар вокаль (барысы да – 2009 елдан) коллективлары эшли.

Авыл территориясендә тәбәнәк бетон мәйданчыкта, металл торбалардан ясалган стела урнаштырылган, анда “Ромашкино нефть чыганагын ачып җибәргән 3 нче скважина” дип язылган (1999 ел, авторы – Д.В.Юсупов), Ә.К.Мөхәммәтҗановка барельеф куелган.

Авыл янында төзекләндерелгән “Салкын чишмә”, “Кызыл чишмә”, “Изгеләр чишмәсе”, “Биш улак”, “Зыятдин бабай чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Ә.Ш.Гобәйдуллин (1919–1993) – бораулау остасы, Социалистик Хезмәт Герое;

Ә.К.Мөхәммәтҗанов (1930–2004) – нефтьче, РСФСРның атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, СССР Дәүләт бүләге лауреаты, “Татнефть” берләшмәсе генераль директоры (1980–1990 елларда), СССР нефть һәм газ сәнәгате министры урынбасары (1990–1991 елларда), Ленин, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры;

Ө.К.Мөхәммәтҗанов (1939 елда туган) – техник фәннәр кандидаты;

К.Ф.Фасиев (1919–2005) – дәүләт эшлеклесе, философ, философия фәннәре докторы, профессор, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, ике “Почёт билгесе” ордены кавалеры.

Шагыйрь, фикер иясе, дин белгече Габдерәхим Утыз Имәнинең (1754–1834) тормышы һәм эшчәнлеге Тимәш авылы белән бәйле, ул авыл мәчетендә имам-хатиб һәм мөдәррис була. Авыл зиратына җирләнә, 1994 елда аның кабере өстенә мавзолей салына.

Халык саны

1785 елда – 132 ир-ат;
1859 елда – 651,
1889 елда – 1246,
1897 елда – 1202,
1910 елда – 1284,
1920 елда – 1413,
1926 елда – 1006,
1938 елда – 690,
1949 елда – 585,
1958 елда – 2202,
1970 елда – 2117,
1979 елда – 1817,
1989 елда – 1834,
2002 елда – 2680,
2010 елда – 2634,
2017 елда – 2637 кеше (татарлар – 58%, руслар – 36, мордвалар – 2,3%, чуашлар – 1,5%).