- РУС
- ТАТ
Татарстанның Лениногорск районындагы авыл. Лениногорск шәһәреннән 75 км төньяк-көнбатыштарак, Вәткә елгасының (Чишмә елгасының уң кушылдыгы) югары агымы буенда урнашкан
1830 елда Пенза губернасының Арбищево авылыннан күченүчеләр тарафыннан нигез салына.
1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.
1857 елгы мәгълүматлар буенча, авылда ат һәм аракы заводлары була.
XX йөз башында земство мәктәбе, су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире – 695 дисәтинә һәм арендага алынган җире 1028 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Варваринка волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Акташ, 1935 елның 10 февраленнән – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.
Хәзер Ормышлы авыл җирлеге составында.
Күмәкләштерү елларында авылда “Красный Октябрь” колхозы оештырыла, 1950 елда аның составына “Заря” (Яңа Варваринка авылы) һәм “Техника” (Яңа Елхово авылы) колхозлары керә, 1958 елдан берләштерелгән “Авангард” колхозы (Болгар, Бохар, Яңа Елхово, Яңа Варваринка, Ормышлы авыллары) составында.
1859 елда – 244,
1883 елда – 357,
1889 елда – 430,
1900 елда – 483,
1910 елда – 571,
1920 елда – 689,
1926 елда – 840,
1938 елда – 627,
1949 елда – 412,
1958 елда – 413,
1970 елда – 237,
1979 елда – 100,
1989 елда – 18,
2002 елда – 3,
2010 елда – 5,
2017 елда – 4 кеше (руслар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.