Тарихы

1738 елда отставкадагы солдатлар авылы буларак нигез салына (1820 елларда алар дәүләт крәстияннәре катлавына керә). Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда чиркәү, земство (1842 елда ачыла) һәм чиркәү-приход мәктәпләре, 4 су тегермәне була.

Авыл җәмәгатенең имана җире 5800 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Яңа Писмән волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Бөгелмә, 1935 елның 10 февраленнән – Яңа Писмән, 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Слава труду” колхозы оештырыла, соңрак “Подлесный” совхозының үзәк утары була.

Халкы күбесенчә “Восходящая Заря” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1938 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1941 елда – җидееллык, 1958 елда – сигезьеллык (1974 елдан яңа бинада), 1987 елда – урта мәктәп, 2001 елда тулы булмаган урта мәктәп итеп үзгәртелә.

Авылда шулай ук мәдәният йорты (1991 елдан яңа бинада), балалар бакчасы (1989 елдан), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, кәшәнә (2000 елдан) эшли. Изге Параскева Пятница чишмәсе бар.

Мәдәният йорты каршында “Рябинушка” (1993 елдан), “Непоседы” (2010 елдан), “Капелька” (2012 елдан) вокаль ансамбльләре, “Каприз” хореография (2012 елдан) ансамбле эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Тёплый ключ” чишмәсе бар.

Авыл тирәсендә археология истәге ачыклана – Писмән туктаулыгы (буралы курган культурасы).

1989 елда мәктәп территориясендә (1919 елда кызылармиячеләр һәлак булган урында, мәдәни мирас объекты) символик штыклар рәвешендә “Гражданнар сугышы геройларына мәңгелек истәлек” һәйкәле урнаштырыла.

Күренекле кешеләре

А.С.Исаев (1924–1997) – нефтьче, Социалистик Хезмәт Герое, Кызыл Йолдыз, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Октябрь Революциясе орденнары кавалеры.

Халык саны

1746 елда – 711,
1859 елда – 1677,
1889 елда – 2365,
1897 елда – 2369,
1910 елда – 1948,
1920 елда – 2641,
1926 елда – 2051,
1938 елда – 1311,
1949 елда – 950,
1958 елда – 768,
1970 елда – 791,
1979 елда – 638,
1989 елда – 622,
2002 елда – 674,
2010 елда – 638,
2017 елда – 736 кеше (руслар – 43%, татарлар – 45 %).