Административ-территориаль буйсынуы

1954 елда нигез салына. Оештырылган вакытыннан Яңа Писмән районы составына керә. 1955 елның 18 августыннан Лениногорск районында.

Хәзер Писмән авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1957 елда поселок “Лениногорский” совхозының үзәк утарына әверелә. 2007 елдан – “Ялтау” агрофирмасы” ачык акционерлык җәмгыяте.

Халкы күбесенчә “Ялтау” агрофирмасы” ачык акционерлык җәмгыятендә эшли, кырчылык, дуңгыз асрау белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Поселокта тулы булмаган урта мәктәп (1989 елдан), балалар бакчасы (1965 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1974 елдан), китапханә (1973 елдан), мәдәният йорты (1973 елдан, 2014 елдан күп функцияле үзәктә) бар.

2009 елда мәктәптә төбәк тарихын өйрәнү музее (оештыручысы – Р.Р.Саримов) ачыла.

Мәдәният йорты каршында “Улыбка” – театр, “Грация” – хореография, “Очарование” вокаль коллективлары (барысы да – 2013 елдан) эшли.

Халык саны

1970 елда – 455,
1979 елда – 492,
1989 елда – 552,
2002 елда – 566,
2010 елда – 740,
2017 елда – 798 кеше (руслар – 42%, татарлар – 45%, мордвалар – 7%, чуашлар – 3%).