Тарихы

1760–1780 елларда нигез салына.

1860 елларга кадәр халкы типтәрләр һәм дәүләт крәстияннәре катлавына бүленә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет, мәктәп була.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 су тегермәне эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2381 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Спиридонов волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Бөгелмә кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Шөгер, 1959 елның 16 октябреннән Лениногорск районында.

Хәзер Яңа Иштирәк авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда “Кызыл Иштирәк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Ф.Шиһапов), 1950 елда – “Кызыл Иштирәк”, “Дирижабль” (Яңа Үтәмеш авылы), “9 нчы май” (Чиялетау авылы) хуҗалыклары “Татарстан” колхозына, 1959 елда “Татарстан” һәм “Пролетарий” (Спиридоновка авылы) колхозлары “Дружба” колхозына берләштерелә.

1970 елда колхоз составына Яңа Иштирәк, Яңа Үтәмеш һәм Чиялетау авыллары керә. 1994 елда “Дружба” колхозы “Дружба” күмәк предприятиесе итеп үзгәртелә, хәзерге вакытта “Лениногорск” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.

Халкы кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1920 елларда авылда башлангыч мәктәп (1927–1928 елларда агач бина төзелә), 1933 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык (1968 елда яңа бина төзелә), 1981 елда – урта мәктәп, 2004 елда – тулы булмаган урта, 2012 елда башлангыч мәктәп-балалар бакчасы итеп үзгәртелә.

1970 елда балалар бакчасы ачыла (1991 елдан яңа бинада), 2012 елдан мәктәп бинасында.

Авылда мәдәният йорты (2000 елдан яңа бинада), фельдшер-акушерлык пункты (1985 елдан яңа бинада), мәчет (1994 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында “Нур” – театр, “Тамчы” – хореография, “Тургай” вокаль коллективлары (барысы да – 2007 елдан) эшли.

Авыл янында төзекләндерелгән “Бичура чишмәсе”, “Муса чишмәсе”, “Тауасты чишмәсе”, ”Халик чишмәсе” бар.

Күренекле кешеләре

Т.В.Гарипов (1942 елда туган) – ветеринария фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Р.Н.Шәмсуаров (1987 елда туган) – Г.Камал исемендәге Татар академия театры актеры, ТРның атказанган артисты;

Т.Я.Шәмсуаров (1954 елда туган) – шагыйрь, Ш.Бикчурин, С.Сөләйманова исемендәге әдәбият бүләкләре лауреаты.

Халык саны

1785 елда – 145 ир-ат;
1859 елда – 455,
1889 елда – 1120,
1910 елда – 1594,
1920 елда – 1660,
1926 елда – 1512,
1938 елда – 1342,
1949 елда – 1259,
1958 елда – 1056,
1970 елда – 1083,
1979 елда – 910,
1989 елда – 703,
2002 елда – 703,
2010 елда – 692,
2017 елда – 646 кеше (татарлар).